Фәрит Мөхәммәтшин Максим Топилин белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты. Парламентчылар төбәк законнарын федераль законнарга туры китерү, илнең бердәм хокукый кырын булдыру, федераль дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен яклау буенча уртак эшкә кагылышлы мәсьәләләрне карады.

«Дума комитетларының эшчәнлек юнәлешләре буенча эш төркемнәре төзелеп, аларга республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары яки сенаторлар җитәкчелек итә. Инде менә рәттән берничә чакырылышта шулай. Эш төркемнәре составына Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкиллекләре керә. Эш төркемнәре аена бер тапкыр җыела. Бу үзләренә билгеләнгән юнәлешләр буенча мәсьәләләрне тиз генә хәл кылу мөмкинлеге бирә», – диде Фәрит Мөхәмәтшин.

Эш төркемнәренең төп бурычы – федераль бюджеттан республика икътисадына акча җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуын һәм Дәүләт Думасында закон инициативаларына этәргеч бирүне тәэмин итү. Әлеге эшкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш төркемнәре эшчәнлеген җайга сала.

Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Казанга сайлау округында төбәк атнасын уздыру өчен килгән. Депутат вакцинация пунктларында булырга, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге эше белән танышырга, «Волонтер-медиклар» иҗтимагый хәрәкәте активы белән аралашырга ниятли.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Россиянең муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм хөрмәт” Мактаулы Алтын билгегә лаек булган. Татарстан парламенты җитәкчесе муниципаль өлкәдәге казанышлары өчен шундый бүләк белән бүләкләнә. Бу хакта Россиянең Муниципаль өлкә җитәкчеләре клубы форумында мәгълүм булган.

 


Фикер өстәү