Ркаил Зәйдулла: Кайбер куштаннар милли республикаларны юкка чыгарырга дигән «үзгәреш»ләр дә кертергә мөмкин

Россия Федерациясе Конституциясенә күптән түгел генә төзәтмәләр кертелгән иде. Алар турында хәзер фикер алышуның фөтүәте юк, алар инде хәзер – Төп Закон. Мәгълүм ки, Төп Закон өстәмә канун актлары белән ныгытыла. Һәм Дәүләт Думасы депутатларының шушы юнәлештә эшләве гаҗәп түгел. Алар яңа закон проектлары тәкъдим итәргә тиеш, аларның эшләре шул…

Озак көттермәделәр – 27 сентябрьдә Федерация Советының Конституция кануннары  комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников «Россия Федерациясе субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» дип аталган закон проектын тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, ПДФ форматы белән 174 бит тәшкил иткән, 65 маддәдән гыйбарәт бу документны әлеге ике кеше генә эшләмәгән, моңа күпләрнең хезмәте салынган. Һәм аны тиз арада беренче укылышта кабул итәргә җыенулары да төрле фикерләр уята. Шунысын да онытмаска кирәк, әлеге закон дәүләтебезнең федератив төзелешен күпмедер җайга салып торучы федерация субъектларындагы закон чыгаручы һәм башкарма хакимиятнең гомум принциплары турындагы №184-Федераль Законны тулысынча алыштырачак. Павел Крашенинниковның язуына караганда, әлеге закон проектына карата җәмәгатьчелектән килгән тәкъдимнәрне октябрь ахырына кадәр искә алачаклар, ә беренче укылыш инде 9 ноябрьдә була. Шикләнмәскә мөмкин, аны кабул итәчәкләр дә. Ә бит әлеге закон проектын өйрәнеп чыгу өчен дә күп вакыт кирәк, һәм аның серләренә төшенү профессиональ юристларның гына хәленнән киләдер. Җәмәгатьчелек нишли ала? Ләкин шулай да дәүләтнең федератив нигезләренә яный торган кайбер үзгәрешләр биредә бер карауга ук күзгә бәрелеп тора.

Дөресен әйткәндә, соңгы елларда илебезнең исеме болай да җисеменә туры килеп бетми башлады. Ә бу үзгәрешләрне кертүчеләр инде аның соңгы символларына кизәнә. Мин иң беренче нәүбәттә төбәк җитәкчеләренең фәкать «глава» дип аталырга тиешлеге турындагы үзгәрешне күздә тотам. Монда, әлбәттә, бары тик Татарстан турында сүз бара. Башка төбәк җитәкчеләре инде күптән «глава». Анысы аларның үз эше. Ләкин без үзебезне һаман да Россия Федерациясендәге милли республика дип саныйбыз! Күптән түгел Татарстан Автономияле Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иттек.  Татарстан Конституциясенең 89 маддәсендә Татарстан Республикасы җитәкчесе Президент дип атала дигән сүзләр акка кара белән язылган. Ярар, федераль чиновниклар безнең Конституцияне санга сукмасын да ди. Сәяси культуралары шундый, димәк. Ләкин алар Россия Федерациясе Конституциясенең 77 маддәсен санга сугарга тиеш иде. Аның исә беренче өлешендә шулай ук акка кара белән  «Система органов государственной власти республик <…> устанавливается субъектами Российской Федерации самостоятельно в соответствии с основами конституционного строя Российской Федерации…» дип язылган.

Бу мәсьәлә беренче тапкыр гына күтәрелми. Һәм аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның да мөнәсәбәтен яхшы беләбез. 2015 елда бер пресс-конференциядә ул болай дигән иде:  «Это действительно дело самого Татарстана, я не думаю, что это так чувствительно, что это заденет какие-то национальные чувства. Мы с уважением отнесемся к любому выбору народа Татарстана. Поэтому вы сами там решайте, ладно?»

Күптән түгел әлеге сүзләрне Президентның пресс-секретаре Песков та раслады: «В Кремле считают, что должность Президента в России должна быть одна. Но вместе с тем существует специфика некоторых регионов, в том числе упомянутого [Татарстана]. Президент с пониманием относится к такой специфике».

Без аның беренче җөмләсе белән дә килешәбез. Әлбәттә, Россия Президенты вазыйфасы берәү генә! Һәм ул вазыйфаны Владимир Владимирович Путин үти. Татарстан Президенты яисә Фәннәр академиясе президенты яки Татар ПЕН-Үзәге президенты вазыйфалары белән аны һич тә бутап булмый.

Әмма әлеге закон проектында дәүләтнең федератив принципларын инкарь иткән башка маддәләр дә бар. Мәсәлән, 4 маддәнең 3 бүлегенә игътибар итегез: «Федеральные органы власти могут участвовать в формировании органов исполнительной власти субъекта РФ, осуществляющих государственное управление в сферах образования, здравохранения, финансов, а также осуществляющих жилищный, строительный надзор, назначении на должность и освобождении от должностных лиц  указанных органов исполнительной власти субъекта РФ в порядке и случаях, установленных федеральным законом».
Бу маддә закон булып гамәлгә керсә, милли республика җитәкчесенең нинди сүз белән аталуы бөтенләй әһәмиятсез булып кала! Төбәк башлыгының идарә срокларына чикләүләрне алып ташлау да бернинди роль уйнамаячак. Чөнки әлеге закон нигезендә төбәк башлыгын теләсә кайчан һәм бернинди сәбәпсез (хәер, эзләсәң, сәбәп тиз табыла ул) хакимияттән читләштерергә мөмкиннәр.

Татарстан Дәүләт Советы әлеге закон проектына мөнәсәбәтен соңгы сессиядә катгый белдерде: мондагы кайбер маддәләр Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килә! Документ Россия Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгәч, тикшерү, төзәтмәләр кертү өчен төбәк парламентларына җибәреләчәк. Әлбәттә, безнең депутатлар үз мәсләкләрендә калыр дип ышанам. Югыйсә паровоздан алда йөгерүче  кайбер куштаннар хәтта милли республикаларны юкка чыгарырга дигән «үзгәреш»ләр дә кертергә мөмкин. Ә бу хакта хыялланучылар бар. Минемчә, әлеге закон проектын шул юнәлештә тагын бер адым дип бәяләргә була.

Ркаил Зәйдулла, Дәүләт Советы депутаты

Фото: Татар-информ

 


Фикер өстәү