Чаллыда газ шартлаган йортта зыян күргән кыз үлгән

Чаллыда газ шартлаган йортта зыян күргән 22 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән

Элегрәк аның бик авыр хәлдә булуы турында хәбәр иткән идек. Аны хастаханәгә клиник үлем хәлендә китерәләр, әмма табиблар аны коткарып кала алмый, ул операция өстәлендә үлә.

Кызны җимерелгән плитә астыннан табып алганнар иде. Аның эче, күкрәк читлеге һәм баш миен җәрәхәтләнгән иде.


Фикер өстәү