«Зөләйха күзләрен ача» фильмы премьерасыннан соң: «Ирләрдән корал китсә, илдән бар да китә. Шул исәптән хатын-кыз да»

Безгә сыйфатлы продукт кирәк. «Россия 1» каналыннан узган ел көз күрсәтелергә тиешле «Зөләйха күзләрен ача» фильмы презентациясенең чигерелүен иҗат төркеме шулай аңлатты. Кайчан күрсәтелә башлаячак дигән сорауга анык җавап булмады.

Узган атна азагында фильмның берничә сериясе премьерасы Мәскәүнең «Октябрь» кинотеатрында узарга тиеш иде. Билет сатудан кергән акча Чулпан Хамматованың «Подари жизнь» фондына юнәлергә тиеш булган. Ләкин санитар-эпидемиологик режим моңа үз төзәтмәләрен кертте. Фильм һәм конференция онлайн режимда үтте. Премьераны махсус теркәлү үтеп карап була иде. «ВТ» хәбәрчесе дә әлеге фильмның өч сериясен карады.

Башта онлайн конференциядә яңгыраган берничә фикергә тукталыйк. «Россия 1» телеканалы генераль директоры һәм экранизация инициаторы Антон Златопольский фильмның һаман да экранда күренмәвен «мондый катлаулы әсәрләрнең җентеклелекне таләп итүе» белән анлатты. Каналда туктаусыз әйләндерелгән анонслардан чыгып фаразласак, 8 серияле картина озак көттермәячәк. Златопольский иcә титрлар һәм татарча җырлар белән баету гына да күп көч таләп итүен ассызыклады. Шунысын да искәртик, премьера тәмамлангач, «Ак Барс» банкы логотибы пәйда була. Димәк, Татарстан әлеге фильмны әзерләүгә саллы өлеш керткән. Хәер, Златопольский бу хакта ачыктан-ачык әйтә: «Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт. Алар өстәмә чыганаклар эзләделәр. Әгәр Татарстан саллы финанс ярдәме күрсәтмәсә, проект шулкадәр масштаблы булмас иде. Алар өчен бу – милли бестселлер».

Юкса читләр төшереп биргән милли фильмыбыз бар иде безнең. Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча Мансур Гыйләҗев сценариен язган, Юрий Фетинг төшереп биргән «Бибинур»ны әйтүем. Камал театры артисты Фирдәвес Әхтәмова анда милли ана образын тудырган иде. Зөләйха милли ана образына дәгъва итә аламы?

Очрашуда катнашкан Гүзәл Яхина романны язганда ук төп рольдә Чулпан Хамматованы күзаллавын әйтте. «Миңа калса, бу – Чулпанның иң яхшы рольләренең берсе. Зөләйха беренче сериядә һәм соңгысында – алар икесе ике кеше», – диде ул, сокланып. Ә төп рольне башкарган Чулпан Хамматова башта үзенә бик авыр булуы турында сөйләде. Сүз уңаеннан, ул конференциягә килмәгән, скайп аша элемтәгә чыкты. Рольгә килгәндә, аңа тыңлаучан, авыз ачып сүз әйтергә өреккән, ир артына посып яшәгән хатынның үзенең һәм баласының гомере өчен җавап бирүче көчле затка әверелүен кабул итү авыррак булган. «Бер караганда, самими, шул ук вакытта дүрт баласы үлемен кичергән. Шуңа күрә минем авторга сорауларым бик күп иде. Мин Гүзәлгә бик күп шалтыраттым һәм Зөләйханың улы тугач уянганын, тормышка кире кайтуын аңладым. Аңа хәзер үзе өчен түгел, баласы гомере өчен көрәшергә кирәк иде», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Чулпан Хамматова «татар мәсьәләсе»нә карата да җавап бирде:

– Роман тирәсендәге бәхәсләрне күзәтеп бардым. Тупас, дорфа һәм гадел булмаган гаепләүләр булуын беләм. Туган абыемның, ул да Чулпан исемле, безнең гаилә язмышы турындагы китабын укыгач, минем өчен бар да урынына утырды. Безнең гаиләдә дә кулаклаштырып сөргенгә сөрү булган. Нәселебездә бер апа шулай ук Зөләйха исемле. Мин шушы китапны укыдым да тынычландым. Хәзер инде, «яулыгын дөрес бәйләмәгән», «судан чыккач та (ул бит бата язды (!) башына ябарга тиеш иде», «татар хатыны урысны яратырга тиеш түгел» дигән сүзләр ишетелсә дә, артка борылып карамый башладым.

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла да газетабызның «ВәТ өчпочмак» сәхифәсендә кунакта булганда (әңгәмәнең видеосы – сайтта) романда милләткә каршы тенденция күрмәве турында әйтте:

– Гүзәл Яхинаны бик нык сүктеләр. Әсәрне берничә тапкыр укып чыктым, милләткә каршы тенденция тапмадым. Ул – чеп-чи хатын-кыз романы.

Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров исә, режиссер буларак, бу әсәрнең үзенә кызык түгеллеген белдерде:

– Беренчедән, бу татар фильмы түгел, ул – татар хатыны турындагы картина. Авторга соравым бар: әгәр героиня башка милләттән булып, аның ирен татар кешесе үтерсә, Россиядә әлеге әсәргә нинди мөнәсәбәттә булырлар иде икән? Мине бу сорау бик дулкынландыра. Әсәр бик яхшы, сүз дә юк, әмма идеология мәсьәләсе уйландыра. Ул татар милләтенең көчсезлеген күрсәтә. Бездә барысы да яхшы, без мондый мәсьәләләргә күз йомабыз, булып чыга инде. Ирләрдән корал китсә, илдән бар да китә. Шул исәптән хатын-кыз да. «Зөләйха…»да бу бик ачык чагыла. Чулпан Хамматовага килгәндә, без аларны милләттәшебез дип әйтәбез. Татарның көчен күрсәтү өчен мин дә аларны татар дип әйтәм. Ләкин алар башка мәдәнияткә хезмәт итә.

Һәм моңа, ничек кенә тырышсак та, күз йомып булмый. Моны истән чыгармаска кирәк. Вазгыятьне ничек үзгәртеп була? Сыйфаты белән бу фильмнан һич тә калышмаган әсәрләр язарга, фильмнар төшерергә кирәк. Һаман да шул бер үк сүз диярсез, ләкин күршеләр бит үзләренең милләтен күтәргән фильм төшерә алды! «Сестренка»ны әйтүем. Анда урыс кызы башкортча сөйләшергә өйрәнә.

Фильм масштабы ягыннан чыннан да гаҗәпләндерә. Съемкаларның Архангельскида, Казан, Лаеш, Чистай, Мәскәү, Пермь, Ярослау, Щербинкада үтүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Журналистларга тәкъдим ителгән өзекләрдә Казанның Кремль урамы күренешләре бар. Картинадагы өзекләрдән күренгәнчә, Мортаза кызылларга калдырмас өчен сыерын балта белән чабып үтерә, ашлыгын кызлары каберенә яшерергә бара. Ләкин юлда аны Совет Армиясе командиры Иван Игнатов атып үтерә. Зөләйха сөргендә нәкъ менә аңа гашыйк була да инде. Чөнки Игнатов та шушы системаның палачы түгел, бәлки бер корбаны итеп күрсәтелә.

Фильмда Зөләйханың толымнарын Игнатовка гыйшык тоткан Настасья чаба. Тора-бара Зөләйха яланбаш күренә башлый. Әмма Себер салкыннарында чәч-башны туздырып йөреп булмый, шуңа күрә Зөләйханың да башы ябулы.

Картинада адәм баласының психологиясе, яшәү көче бик калку күрсәтелгән. Сүз дә юк, күргән кадәре дә көчле картина булуын дәлилли. Ләкин әсәрне уку – бер нәрсә, каравы – икенче. Картинаны бер тында карап булмый. Үзен татар дип хис иткән кеше, нәкъ Ягъфәровча, каршылыклы хисләр кичерәчәк…

 

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү