Лев Лещенко реанимациягә эләккән

78 яшьлек Лев Лещенко һәм аның хатынын коронавирус авыруына шик булып хастаханәгә салганнар. Аларның икесендә дә ике яклы үпкә ялкынсынуы булуы ачыкланган. Алар икесе дә коронавируска анализ тапшырган.

Җырчы 12 мартта Канада һәм АКШта гастрольләрдә булып кайтканнан соң, өйдә генә торган.

Лещенконың концерт директоры Олег Дмитриев җырчының хәле начараеп түгел, ә планлы процедуралар үткәрү өчен генә реанимациягә күчерелүе турында әйткән. «Ул анда кислород белән «тукландырыла» дигән концерт директоры.


Фикер өстәү