Коронавирус турында 5 сорауга ҖАВАП

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов республикадагы коронавируска бәйле вазгыять, вирусның үзлекләре, саклану чаралары турында сорауларга җавап бирде.

1. Коронавирусны нәрсә белән дәвалыйлар?

Дәвалану өчен киңәш ителгән берничә препарат бар. Әмма аларның исемнәрен әйтмим. Халыкның шундук даруханәләргә шул дарулар артыннан чабып, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнүләре ихтимал. Температураны төшерә торган дарулар кулланырга мөмкин. Әмма искәртеп әйтәм – дәвалану табиб күзәтүе астында узарга тиеш. Без хәзер чирнең күтәрелеш чорында. Медицина хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзорның бурычы – бу күтәрелешне минимум дәрәҗәсенә төшерү, вирус таралуның вакытын сузу, шул рәвешле, авыручыларның санын киметү. Алдагы бер атналык ял да моңа бер этәргеч булырга тиеш.

2. Коронавирус исерткеч эчемлектән, югары температурадан, мунчадан «курка», диләр. Бу дөресме?

Вирус тышкы тирәлеккә чыдам түгел. Әлбәттә, мунчада ул булмаячак. Тик гомер буе мунча эчендә дә яши алмыйбыз, шулай бит? Аннан чыгуга, вирус барлыкка киләчәк. Вирус сулыш юллары аша үтә. Безнең организмның температурасы (36,6) коронавирус өчен бер дигән. Алкоголь эчемлекләргә килгәндә, аны антисептик буларак кына кулланырга мөмкин. Чирдән котылам дип, аны эчү – мәгънәсез.

3. Татарстанда һәм Казанда кайда коронавируска анализ тапшырырга була?

Анализны табиб юлламасы буенча һәм авыру билгеләре булганда теләсә кайсы медицина оешмасында тапшырырга була. Тикшеренүне медицина хезмәткәрләре түбәндәге очракта билгели: «пневмония» диагнозы куелса; соңгы 14 көн эчендә коронавирус ачыкланган кешеләр белән тыгыз контактта булсагыз; эпидемиологик вазгыять тотрыксыз булган ил һәм төбәкләрдән кайтсагыз; коронавируска бәйле рәвештә медицина күзәтүе астында торган кешеләр белән контактта булсагыз. Әлеге тикшеренү бушлай.

 

Коронавирусны ачыклый торган тестны Россиягә чит илдән кайтучылар һәм коронавирус очрагы теркәлгән кешеләр белән контактта булучылар гына тапшыра. Тестлар сертификация узды, алар нәтиҗәне төгәл күрсәтә. ОРВИны коронавирустан лаборатор тикшерүсез генә аерып булмый.

4. Коронавирус кемнәргә куркыныч? Балалар аны ничек кичерә?

Вирусны йоктыру куркынычы күбрәк өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булган кешеләргә янавы билгеле. Тәмәке тартучыларны да бу төркемгә кертәбез. Коронавирус инфекциясе кешенең үпкәсенә тәэсир итә. Ә тәмәке тартучыларның үпкәсе никотин аркасында болай да көчсезләнгән була. Ике-өч яшьлек балаларда авыру җиңел формада уза. Чит ил белгечләре әйтүенчә, карынында бала йөртүче хатын-кызлар чирне җиңел кичергән. Яшь балалар белән өйдән чыкмый утырыгыз, димибез. Саф һавада йөрү рөхсәт ителә. Бары тик чит кешеләр белән аралашудан тыелу кирәк. Яшь әниләр төркем-төркем җыелып, сөйләшеп торырга ярата бит ул. Шулай да, мөмкин кадәр күбрәк өйдә утырырга киңәш ителә.

5. Психологик куркуны җиңү өчен нишләргә?

Паникага бирелмәскә. Әлегә вазгыять – контрольдә. Дөрес мәгълүмат чыганакларыннан файдаланырга, рәсми сайтларга мөрәҗәгать итәргә һәм күрсәтмәләрне төгәл үтәргә кирәк.

Чулпан Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү