Көтмәгәндә ял килде, яки алдагы атнаны ничек могҗизага әверелдерергә?

Владимир Путинның ил халкына чәршәмбе мөрәҗәгате һәм Указы белән Россиядә коронавируска каршы көрәшнең яңа этабы башланды. Бездә ул дөньяның башка илләрендә, демократик Европадагыга караганда да аяулырак, халык мәнфәгатьләрен истә тота, зарланырга урын калдырмый торган итеп оештырыла.

Пандемия, билгеле, күп кенә уңайсызлыклар тудыра: хәрәкәт итү иреге чикләнә, күңел ачып ял итү чаралары туктатыла, бикләнеп өйдә утыруны таләп итә… Һиндстанда, мәсәлән, миллиардтан артык кешегә 21 көнгә өйләрдән чыгу тыелды. Көнбатышта, Израильдә, Азиянең икътисад гигантларында да катгый чаралар күрелә… Бездә әле хәлләр күпкә уңайрак. Президент үз Указы белән халык өчен байтак җиңеллекләр кертә: социаль иминиятләштерү взнослары ике тапкыр киметелә, эшсезлек өчен пособие 50 процентка арттырыла. Болар өчен кирәкле акчаны ярлы халык кесәсеннән түгел, хәлле кешеләрдән һәм олигархлардан алырга җыеналар: миллион сумнан артык күләмдә булган банк депозитларының процент табышына салым салына, офшорларга чыгарыла торган акчаны бюджет файдасына 15 процентка кисәләр. Миллионлаган халык өчен кырыс шартлар түгел, ә түләүле ял бирелә.

Президент карантин дигән сүзне кулланмады, каникул дип кенә әйтте. Бер нәрсәне дөрес аңларга кирәк: авыр икътисади шартларда бер атналык тукталыш турында игълан итү югары җитәкчелек өчен җиңел бирелмәгән булырга тиеш. Әмма вазгыять шуны таләп итә, хәл русча «обстоятельства непреодолимой силы» дип атала торган. Италия яки Испаниядәге кебек куркыныч вазгыять тумасын өчен тукталабыз. Президент ап-ачык итеп кисәтте: «Европадагы һәм океан артындагы кебек хәл безнең дә якын киләчәгебез булырга ихтимал», – диде. Ял менә шундый вазгыятьне кисәтү өчен бирелә. Үзара кунакка йөрү, кәеф-сафа кору атнасы түгел алдагы атна. Президентның «Иң куркынычсызы хәзер – өйдә утыру» дигән киңәше катгый үтәлергә тиеш. Дөньяның күпчелек илләрендә шулай хәзер: җитди сәбәпсез өйдән чыгучылар катгый җәзалана. Бездә андый авыр шартлар куелмады әлегә, киңәш тәртибендә генә кисәтелдек. Ләкин инде чир йоктырган кешеләр өчен бездә дә таләпләр катгый: башкаларга инфекция тарату өчен җавап бирергә туры киләчәк. Чир йоктырып, карантинны сакламаучылар һәм кешеләрнең күпләп чирләвенә сәбәп булучылар 80 мең сумлык штрафка тартыла, ирекләреннән дә мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Карантинны бозу нәтиҗәсендә башкаларның үлеменә сәбәп булучыларга җәза катгыйрак. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы кисәтә. Әлегә чир йоктырмаган кешеләр үзләренең һәм туганнарының, башкаларның иминлеген саклау хакына аңлы рәвештә бикләнеп яшәү юлын сайларга тиеш. Хөкүмәт һәм ил җитәкчелеге халык тыныч кына өйдә утыра алсын өчен кирәкле барлык шартларны да тудырды.

Менә бу вазгыятькә тыныч һәм позитив карарга кирәк. Урамда болай да яз. Бу – депрессияләр чоры. Төшенкелеккә бирелмәс өчен, көтмәгәндә килгән каникулны файдалы итеп үткәрергә тырышу мөһим. Ялның әле озынайтылуы да бар, шартлары кырысланса да гаҗәп түгел. Вазгыятьнең ике яклы медаль булуын истә тотып эш итәргә кирәк һәрчакта да. Коронавирусның планетага куркыныч һөҗүме дә хәтсез генә уңай үзгәрешләргә дә китерде бит, уйлап карасаң. Дәһшәтле һәм шомлы пандемиянең икенче ягында күзгә күренми торган үсеш потенциалы яшеренгән. Ул кешеләрне нормаль тормышка күнектерә башлады: дөрес итеп киенеп йөрергә өйрәтә, гигиена таләпләрен искә төшерә, азгынлык таратучы массакүләм чараларны тыя, түбән хисләрдә акча эшләүче бозыклык сәнгатен артка алып ташлый һәм бөлдерә. Тормышның кадерен белергә, вакытны исраф итмәскә өйрәтә.

Кием мәсьәләсен генә алып карагыз. Табиблар безне әллә ничә еллар буе кисәттеләр. Тәннең яшерен булырга тиеш өлешләрен тиешенчә капламау куркыныч чирләргә китерә, диделәр. Коронавирус менә шул кисәтүләргә ваемсыз караучыларны урынына утырта: либераль ирекләрдән башы әйләнгән һәм акылын югалткан Көнбатыш дөньясы капланып йөрергә өйрәнә бүген. Кисәтүне санламаучылар катгый җәзалана. Йогышлы чирдән дөнья белән бәхилләшүче «йолдыз»лар бар.

Сәламәтлекнең нинди зур байлык икәнен дә аңлый башладык. Моңарчы без ни белән туклануыбызгә әллә ни игътибар да итми идек. Хәзер инде чирләмәс өчен ниләр ашарга кирәк икәне белән кызыксынабыз. Белгечләр рационда Д, А һәм Е витамины булган ризыкларны арттырыга киңәш итәләр. Майлы балык, иркендә йөргән тавыклар салган йомырка сарысы, кишер, атланмай… Ял рационында боларны актив кулланырга кирәк. Ялкауланмаска, өй шартларында мөмкин булган күнегүләр җыелмасыннан гимнастика ясарга. Физик күнегүләр депрессиядән арынырга, күңел көрлегенә ирешергә ярдәм итә.

Ирексездән бирелгән ял – продуктивлыкны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек ул. Һөнәри осталыгыңны арттыру өчен белем туплый аласың, киләчәк өчен төптән уйланылган планнар төзергә була. Моңарчы гаилә белән аралашырга вакыт тапмый идең, хәзер рәхим ит: балаларыңны тыңла, хатының белән иркенләп сөйләш… Иҗат ит. Кем нәрсәгә сәләтле, шул өлкәдә иҗади чишелешләр эзләсен. Яңа йорт өчен проектны уйлап бетерергә була, бизнес-план төзи аласың… Уңышлы кешеләр карантинны могҗизалар тудыру өчен файдаланган һәрвакыт. Исаак Ньютон, мәсәлән, чума эпидемиясе вакытында үз-үзен изоляцияләргә мәҗбүр булгач, үзенең иң зур ачышларын ясый. Аның ул чорын «могҗизалар елы» дип атыйлар шуңа күрә. Бөек Пушкинның ваба (холера) эпидемиясе вакытында Болдинода бикләнеп яткан чорын кайсыбыз гына белми? Иҗатындагы могҗизалы күтәрелеш чорын кичерә бит ул шул чакта: «Болдино көзе» дип йөртелгән атаклы әсәрләр циклын иҗат итә.

Без бөекләр түгел дип, үзегезне түбәнсетмәгез. Һәркемнең эчендә бөеклек орлыгы салынган, кемнәрдер аның шытып үсүенә булыша, кемнәрдер талантын җиргә күмә. Алда торган кыенлыклырга: «Алар безне җирләмәкче булдылар, әмма без орлыклар идек: шытып чыктык», – дип позитив карарга өйрәник. Путин биргән ял атнасын «могҗизалар атнасы»на әверелдерү безнең үз кулыбызда. Кешенең рухи яктан үзгәреш кичерүе могҗиза түгелмени? Ялдан без тормышка башка күзләр белән карый торган кешеләр булып чыгабыз икән, могҗиза туды дип саный алабыз.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү