Мәскәүдә коронавирус йоктырган 40% ка якын пациент 40 яшьтән яшьрәк булып чыкты

Мәскәүдәге коронавирус инфекциясен йоктырган 40% ка якын пациент 40 яшьтән яшьрәк. Бу хакта якшәмбе көнне Мәскәүнең вәзгыятьне мониторинглау һәм контрольда тоту буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шул ук вакытта 60 яшькә кадәрге пациентлар арасында андыйлар — үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырылган авыруларның гомуми санының 64% яки өчтән икесе. Бу күрсәткечләр башка илләр белән дә охшаш. Статистика буенча, авыр хәл коронавирус йоктырган өлкән яшьтәге пациентларда гына күзәтелми.


Фикер өстәү