Фирдүс Тямаев онлайн-концерт уздырачак

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев бүген үзенең инстаграм аккаунтында онлайн-концерт уздырачагы хакында хәбәр итте.

Концерт кичке җидегә планлаштырылган. Бу онлайн-концерт ярдәмендә Тямаев, өйдә утыручы тамашачыларның бераз булса да күңелен күтәрергә ниятли.

Исегезгә төшерик, коронавирус таралуны булдырмас өчен Татарстан Хөкүмәте җырчыларның концертларын чикләвен сораган иде. Шуңа күрә алар 15 апрельгә кадәр өйләрендә генә утыра.


Фикер өстәү