«Яндекс.Такси» Казанда ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен машиналар бүлеп бирде

Казанда «Яндекс.Такси» компаниясе ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен 30 машина бирде. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Бу шәһәр хастаханәләрендә медицина бригадаларына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, беренче атнада автомобильләр бушлай эшләячәк. Ә аннары, сервис һәм медучреждениеләр арасындагы хезмәттәшлек каралгач, хезмәтләрне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы түләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 30 марттан республикада гомуми изоляция режимы кертелде.


Фикер өстәү