Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ инстаграм аккаунтында онлайн-концерт уздырачаклары хакында хәбәр итте. Ул бүген, 17:00гә планлаштырылган.
«Өйдәге бар мәшәкатьләрегезне куеп торып, күңел ачып алыйк әле,»-ди җырчы. Концертта Баһның тормыш иптәше Гүзәл Идрисова да катнашачак.
Концертны әлеге сылтама аша карап була.