«КАМАЗ» да пандемиядән саклану өчен киемнәр һәм битлекләр тегә башлаганнар

Тегү цехлары һәр заводта ачылган. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эшкә 50гә якын кеше җәлеп ителгән. «Продукцияне клиникаларга тәкъдим итә алабыз, әмма сертификатыбыз юк. Аны рәсмиләштерү өчен ярты елга якын вакыт китәчәк», — дип борчылган предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин. «Сертификат турында уйлап тора торган вакыт түгел. Киенсеннәр дә эшләсеннәр», — дип җавап биргән Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бу җәһәттән.

Автогигантның максаты — бер көнгә 550 костюм җитештерү. 9 апрельгә бу сан 5000 гә җитәр дип көтелә. Чаллыда мондый саклану киемнәренә ихтыяҗ 3000 данә белән исәпләнә.


Фикер өстәү