Пенсия фондында алдан язылу буенча гына кабул итәләр

Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча бүлеге кисәтә:
Пенсия фондына сорауларыгыз булса, Татарстан Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәк номерына (8 (843) 279-27-27) шалтыратыгыз.

Гариза тапшырырга кирәк булса, аны Россия Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинет аша җибәрергә мөмкин.

Пенсия фонды бүлегенә бару бик мөһим булса, алдан ук сайттан яки 8 (843) 2-79-27-27 номеры буенча язылыгыз. Бары тик язылу буенча гына кабул итәбез.

Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтү ниятеннән республикада волонтерлар хәрәкәте эшли. Алар өйләргә азык-төлек һәм дарулар китерә. Аның өчен 598-3-598 телефонына шалтыратырга кирәк. Китерү бушлай.


Фикер өстәү