Белешмәләр, фейк мәгълүматлар тикшерелә, балалар бакчасын түләү мәсьәләсе хәл ителә

Казанда коронавирус белән авыган 4 кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән онлайн очрашуны шушы куанычлы хәбәрдән башлады. Юллар ябык, таләпләрне үтәмәгән өчен штрафлар, белешмәсез чыгу юк – брифингта шулар хакында сүз барды.

Республиканың 14 шәһәрендә махсус шәһәргә керү һәм аннан чыгу тәртибе кертелде. Бу пунктларда һәрбер автомобилне җентекләп тикшерәләр.

– Хәзер Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Чистай, Азнакай, Баулы, Зәй, Менделеевскига керү-чыгу юллары ябык. Юлларда ЮХИДИ, Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре тора. Алар барлык юлчыларны да туктата, эш бирүчедән алынган белешмәне күрсәтүне сорый, – диде Лилия Галимова. Сүз уңаеннан, өйдән чыгу мөмкинлеген биргән рөхсәт кәгазьләренең ялганнары да пәйда булды. Социаль челтәрләрдә мондый кырын эш белән шөгыльләнүчеләр күренә башлады. Аларның игъланнарын хәзер хокук саклау органнары тикшерә.

– Әгәр дә шәһәргә керү-чыгу постындагы тикшерүчеләрнең белешмәгезгә карата шиге туа икән, кешенең шәхесен, дөрестән дә шушы оешмада эшләвен, бу оешманың эшчәнлеген дәвам иттерүчеләр исемлегенә керүен ачыклаганчы алар аны сездән алырга хокуклы. Эш бирүче кулыннан алган белешмәләр реестрга кертелә. Белешмә Министрлар Кабинеты чыгарган формага туры килмәсә, алып калалар, – дип аңлатты Лилия Галимова.

Ялган хәбәрләр дигәннән, Татарстанда 7 фейк-мәгълүмат таратучыны җаваплылыкка тартканнар. 61 кешегә исә карантин режимын бозган өчен “эләккән”. Алар рәтенә чит илдән кайтып, ике атна өйдә утырмаучылар да, таләпләргә җитди карамаучылар да кергән. Барысына да штрафлар каралган.

Балалар өйдә утыра, ә урын өчен барыбер түлисе. Балалар бакчаларына йөрүче сабыйлары булган ата-аналар шундый ризасызлык белдерде. Казан Кремленең бу сорауга җавабы бармы?
– Ата-аналардан сораулар күп килә. Бу хакта сөйләшүләр бара, хәбәр итәрбез, – диде Президентның матбугат үзәге җитәкчесе.

Мәктәп укучыларына килгәндә, алар өчен тиздән каникул төгәлләнә: 6 апрельдән дистанцион укуга күчәчәкләр. Әлегә мондый уку форматы күпмегә кадәр дәвам итәсен әйтеп булмый.

Башкорстанда 1 апрельдән кичке якта кибетләрдә, бар һәм кафеларда алкоголь сатуны тыйдылар. Искерткеч эчемлекләрне иртәнге 10нан кичке 6га кадәр сатып алырга була. Күршеләрдән үрнәк алырбызмы? Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстанда алкогольны тыю-тыймау мәсьәләсн көн кадагында тормый әле.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү