Россиядә коронавирусның кайчан бетәчәген фаразладылар

Федераль медицина-биология агентлыгында Россиядә коронавирусның кайчан бетүгә таба барылыш алачагын әйткәннәр. Инфекция җәйгә “төенчекләрен төйнәргә” тиеш.

Россия Федераль медицина-биология агентлыгының баш инфекционисты Владимир Никифоров Беренче каналда “Док-Ток” программасы тапшыруында әнә шундый фикер әйткән.

– Инфекциянең җәйгә котырынудан туктаячагы шик тудырмый, – дип җавап биргән Никифоров бу җәһәттән бирелгән сорауга.

Белгеч фикеренчә, Россиядә коронавирус таралуның иң көчле ноктасы алда әле.

– Киләсе атна урталарында бу ноктага килеп җитәрбез дип уйлыйм. Гадәттә ОРВИ (ничек кенә булмасын, коронавирус шул ОРВИга керә) шулай көчәя, аннан соң 10-12 атна дәвамында кимүгә таба бара, – дип билгеләп үткән Никифоров.

Моңа кадәр Владимир Путинның Хөкүмәткә бөтен Россия территориясендә яки аның билгеле бер өлешләрендә гадәттән тыш хәл яки көчәйтелгән әзерлек кертү хокукы бирә торган законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.


Фикер өстәү