ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ике максат буенча (дача/шәһәр читендәге йортка бару һәм дача/шәһәр читендәге йорттан кайту, шулай ук яшәү урынын алыштыру өчен) цифрлы пропускларның гамәлдә булу вакытын озайтты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әйтик, дачага бару өчен пропускның гамәлдә булу вакыты ике сәгатькә кадәр (моңарчы бер сәгать иде) озайтылды.
Цифрлы пропускның икенче очракта (яшәү урынын алыштыру) гамәлдә булу вакыты бер сәгатьтән алты сәгатькә кадәр озайтылды. Шул ук вакытта, аны әлеге максат өчен өч көнгә бер мәртәбә генә рәсмиләштерергә мөмкин.
Калган максатлар өчен цифрлы пропускның гамәлдә булу вакыты бер сәгать тәшкил итә. Республикада яшәүче бер кешегә өйдән чыгар өчен тәүлегенә ике пропуск кына бирелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat