РФ хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә үтәү өчен мәҗбүри булган кагыйдәләрне раслады

Татарстанда коронавирус буенча оператив штаб республика халкына игълан ителгән үз-үзен изоляцияләү режимы чорында өйдән чыкканда паспорт булу кирәклеге турында искә төшерә. Бу хакта РФ Хөкүмәте карарында әйтелә.

Карарда гражданнар һәм оешмалар тарафыннан югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр саналган.

« Гражданның шәхесен раслаучы документы һәрвакыт үзе белән булырга һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар таләбе буенча аны күрсәтергә тиеш», — диелә документта.

Шулай ук гражданнар җәмәгать тәртибен, РФ законнары таләпләрен үтәргә, вәкаләтле вазыйфаи затлардан, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша күрсәтмәләр алганда, гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы булган территориядән эвакуацияләнергә һәм коллектив һәм индивидуаль саклану чараларын кулланырга тиеш.


Фикер өстәү