Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзор ведомствосы статистикасынннан хәбәр ителә.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында Татарстанда Covid-19ның барлыгы 25 очрагы ачыкланганын әйтте.
«Аларның 24 проценты — симптомсыз формада. «19 кеше чит илдән кайтучылар, калган алты кеше — алар белән контактта булган авырулар», — диде.
Россиядә 3 апрельдән 4 апрельгә каршы тәүлектә Covid-19ның 582 очрагы ачыкланган.