Җиңүне бәйрәм итү көне күчереләме?

Интернетта Коронавирус аркасында Җиңү көне бәйрәмен июнь ахырына күчерәләр дигән хәбәр таралды. Казахстанда бәйрәмне соңрак үткәрәчәкләр. Мәскәү дә әлегә аның кайчан буласы билгеле түгел. Татарстанда Җиңү көне күчәрме?

Әлеге хәбәргә ачыклык кертү өчен Татарстан Президентының матбугат үзәгенә шалтыраттык.

– Әлегә иртәгә нәрсә буласын да белмибез. Вакыт үзе күрсәтер. «Җиңү көне күчә» дигән хәбәр дөрес түгел. Әлегә бу хакта сөйләшү булмады. Әгәр вакыты үзгәрә икән, хәбәр итәчәкбез, – ди алар.


Фикер өстәү