Казан урамнары, йортлары һәм транспорты моңа кадәр күрмәгәнен күрә

«Әле ярый вирус килде…» Безнең йортта яшәүчеләр әнә шулай, ди. Күченгәнгә 9 ел узып бара, ә менә подъезд идәннәренең моның кадәр су күргәне юк иде. Үзизоляцияигълан ителгән көнне үк, яңа җыештыручы пәйда булды. Хәзер менә элек суламаган хлор исен дә сулыйбыз, идәннәр дә су күрә.

–  Көн саен ишек тоткаларын сөртәбез, лифт эчләрен юып торабыз. Идәнне дә яхшылап юабыз. Шулай кушылды. Коронавирус йөргән вакытта дизенфекция чараларын икеләтә арттырып үтибез. Безгә махсус сыекчалар бирелде, – ди Жилище и комфорт” идарәче оешмасында идән юучы Марина ханым.

«Дәрвишләр торак-коммуналь хуҗалыгы” идарәче оешмасына шалтыратып, алардагы хәлләрне белештек. Анда бу эшне подрядчы оешмалар башкара. Килешү төзелгән, барлык шартлар да үтәлә икән. Әмма бу эшләр хакында сөйләсәләр дә, бу ханымнар исемнәрен әйтмәде.Алар да үзләре җыештыра торган йортларны дезинфекциялиләр, идәннәрне ешрак юа башлаганнар. Бистә халкы эшләрен күреп, рәхмәт укый икән.

Ә менә Казанның “Уңайлы йорт”идарәче оешмасы дөньяда коронавирус йөри башлауга ук, саклык чараларына керешкән.

Үзебез хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләр сәламәтлеген кайгыртып подъездларны гына түгел, йорт тирәләрен чиста тотарга тырышабыз. Лифт эчләре, идәннәр кат-кат юыла. Җыештыручылар йорт эчендә эшләсә, урам себерүчеләрнең дә тик торыр вакыт юк. Барлык хезмәткәрләргә битлекләр, махсус киемнәр алдык. Хәтта балалар мәйданчыкларын да дезинфекцияләдек. Әлегә анда уйнарга ярамый. Ә мәйданчыкка кермәскә дип, махсус бау белән бәйләп куйдык. Әгәр ишегалдында кеше күп җыела икән, шундук кисәтәбез, аларны контрольдә тотабыз, – ди идарәче оешма җитәкчесе Марат Нуриев. – Коронавирус белән көрәшер өчен  барлык химик сыекчаларыбыз да бар. Үз йортыбызга гына түгел, шәһәргә кергәндә кизү торучыларга да ярдәм итәргә тырышабыз. Аларны ут белән тәэмин итү безнең өстә. Кирәк икән бензин да бирәбез, су да өләшәбез.

Бу кадәр тырышуны йортта яшәүчеләр аңлыймы соң? Марат Нуриев, төрле кеше бар, ди. Кемдер ихластан рәхмәтен җиткерсә, кайберәүләр сүгеп тә китә икән.

Сүгүчеләр дигәннән, аларны маршрут автобусларында күрергә була. Андыйларны вирус та куркытмый үзе.  Мондый чакта, эшкә барасы булмаса, автобуска утырмас та идем. Бүген исә, үземә язма әзерләр өчен дә кирәк булгач, дүрт тукталышны автобуста узарга туры килде.

Бар таләбенә туры китереп, биткә маска, кулга перчатка киеп эчкә үттем. Бер атна элек булган күренешләр үзгәргән. Автобустагы алты кешенең дүртесе һәм кондуктор да битлектән.

– Беренчедән, масканы авыру кеше кияргә тиеш, диделәр. Икенчедән, күңелдә курку хисем юк. Мин инде яшисемне яшәгән. Иртәгә 70 яшемне тутырам, – ди битлексез утыручы Фарук абый. Кызының баласын карап торырга барышы икән. Бу күренеш мине бераз сискәндерде дә. 65 яшьтән өлкәннәргә өйдән чыгарга ярамый дип тә кисәттеләр бит әле. Өстәвенә бала карарга барам, ди. Сүзсез калдым. Әле ярый икенче маска кимәгән ханым сүз башлады.

– Коронавирус белән әллә кайчан авырдым инде мин. Безнең Татарстанда гыйнвар аеннан бирле йөри бит ул. Гаиләбез белән “үлеп” яттык. Оныгымның ике тапкыр үпкәсе кабарды. Безнең тән температурасы 39дан югары иде. Бер атна башны да күтәрә алмадык. Менә шул булган инде ул. Болай үзем тәртип бозмыйм. Смс аша рөхсәт белән табибка күренергә барам. Соңгы арада кан басымым уйнап интектерә, — ди ул.

Кондуктордан автобусларда дезинфекция үткәрелүе хакында сорадым. “Ишекләрне, тотынгычларны сөртеп арып бетәбез”, – ди Людмила. 17 марттан бирле шәһәрдәге җәмәгать транспортларында дезинфекция үткәрәләр икән.

Бу хакта Татарстан автотранспорт оешмалары ассоциациясе рәисе Сергей Темляковтан да белештек.

Хәзерге вакытта автобусларда йөрүчеләр кимеде. Шуңа да маршрутлар ял көне расписаниесе белән чыга. Әлегә пассажирларның арту-артмавын күзәтәбез. Транспорт комитеты мәгълүматларына караганда, бүгенэшкә йөрүче кешеләрнең 85 проценты автобусны сайлый, – ди ул. – Шуңа да саклык чаралары үткәрүгә зур игътибар бирелә. Көн саен кич белән автобусларны дезинфекциялиләр. Аның тәэсире бер тәүлеккә җитә. Һәр маршрут автобусы ахыргы ноктасында туктап, салонны җилләтә. Кондукторлар ишекне, тотынгычларны, утыргычларны сөртеп ала, – ди ул.

Кукмарада автобус эчләрен генә түгел, шәһәр урамын дезинфекцияләүгә күчтеләр.

Бу хакта үзенең Инстаграмм битенә район башлыгы Сергей Димитриев хәбәр итте. Шәһәрдә күпфатирлы йортларның подъездларын юалар, тротуарларга махсус сыекча сиптерәләр. Эш график буенча бара икән. Бу атнада Маяковский урамындагы йортларда яшәүчеләр өчен саклык чаралары күреләчәк. Район хакимиятендәгеләр халыкны сак булырга, вирустан саклану чаралары үтәргә, өйдә калырга чакыруга, кайберәүләр рәхмәт житкергән, кемнәрдер «кеше көлдереп йөрисез«, дигән сүзләр язып калдырган.

Ә менә Кукмарада йөрүче автобуслар бу афәт аркасында “күрмәгәнен күрә”. Аларны махсус урыннарда юдырталар икән.

– Әлегә шәһәр буйлап ике автобус йөртәбез. Халык бик йөрми, әмма шулай да кыенлык тумасын дип, маршрутны туктатмадык. Автобусларны яхшылап юалар. Барлык таләпләр үтәлә. Озакламый авылларга йөрүче кайбер маршрутларны да ачарга дип торабыз. Һичьюгы иртән һәм төш вакытында шәһәргә килү-кайтуны оештырасы иде. Үзизоляция вакыты булса да, кешеләрнең хастаханәгә барасылар, дару аласылар бар. Шул якны да уйладык, – ди Кукмара автотранспорт оешмасы җитәкчесе Нияз Фатыйхов.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Фото: https://ujnosahalinsk.bezformata.com/


Фикер өстәү