«Подъезд идәне юыгыз, ишегалдында кар көрәгез, димим…»

Коронавирус афәте башланган көннәрдә мин яшәгән йортта да үзгәрешләр булып алды. Беренче каттагы почта әрҗәләренә кадәр сөртеп торалар. Аңа кадәр лифт идәне көн саен юылса да, почмаклары кап-кара иде, көннәрдән бер көнне алар да ялтырап калды (зарарсызландыру чарасына рәхмәт). Ишегалды җыештыручы подъездга керә торган ишек тоткасына кадәр сөртә.

Озак та үтмәде, интернет челтәрендә кайбер йортларда яшәүчеләрнең подъезд эчен, стеналарны юарга өндәгән язмалары күренә башлады, үзләре дә үрнәк күрсәтте. Әле ул чакта коронавирус инфекциясенең чыннан да булуына шикләнеп кенә карый идек. Өстәвенә районда андый диагнозлы бер кеше дә юк. Шулай да, өстән кушылганны үтәмичә дә булмый: мыр-мыр килә-килә битлек-пирчәткәләрне дә кидек. Бүген хәл тамырдан үзгәрде. Ләкин сүзем ул хакта түгел.

Кеше табигате белән шундый инде: син, ул, алар гаепле, тик мин генә түгел. «Эт тә үз оясында хуҗа» дигән әйтем бик туры килә безгә. Барысында да димим, шулай да шәһәрдәге күпфатирлы йортларның подъезд-ишегалларындагы хәлләрне сурәтләү өчен сүзләр җитмәскә мөмкин. Бер көнне күршем: «Берсе чүп үткәрү торбасы янына олы йомышын башкарган. Коридорга чыгарлык түгел. Ишегалды җыештыручы кызганыч, аңа җыясы бит. Ул кешене үзем күргән булсаммы…» – ди. «Аптырамыйм, сезнең очта да берсенең эче киткән иде бервакыт. Дворник елады хәтта», – дип җавап бирәм. Әйе, андый хәлләр бездә булгалый, чөнки йортыбыз үзәк базарга якын, ә ул бомжлар җыела торган урын да. Төннәрен салкын булса, теләсә кайсы йорт подъездына кереп куналар. Алар да – Аллаһ бәндәсе, күрә торып урамда катырып булмый бит инде. Сасы искә дә чыдар идең, алар бит анда чын бәйрәм оештыра, артларыннан буш шешәләр, ризык калдыгы кала. Нинди авыру белән чирләвен белүче юк. Бу бүген бигрәк тә актуаль мәсьәләгә әверелде.

Үч иткәндәй, ишегалды җыештыручыбыз да эштән китте. Ул, ичмасам, атнасына бер тапкыр булса да, коридор идәнен юа иде. Хәзер чүпне күрше йортта эшләүче хатын-кыз чыгара, беренче катта лифт алдын юып ала. Аңа үпкәләп тә булмый: өлгерми. Ә бит йортта яшәүчеләр очраган саен йортлар идарәсенә зарланып тормаса, үзебезнең дворник та түзгән булыр иде. Бу йортта озак та яшәмим, ә инде әллә ничә дворник алышынды. Барысы да начар булып бетә алмый бит инде. Берсе олы яшьтәге ир-ат иде, әллә үзбәк, әллә казах. «Сезнең йорттагы кебек начар кешеләрне беркайда да очратканым юк. Үзләрен әллә кемгә куеп сөйләшүләренә гарьләнеп үләрлек. Мин идән юам, берсе мин юган җиргә лач итеп төкерде. «Эшең шул, юарсың!» – ди бит әле. Чактан гына тыелып калдым. Үзен мөселманга санап йөридер әле ул бәндә», – дигән сүзләре йөрәгемә уелып калды. Китте ул. Берничә елдан соң аны башка микрорайонда очраттым. Сөйләшеп киттек, ул яңа эш урыныннан канәгать булуын әйтә. «Иң мөһиме, миңа бу йорттагылар хөрмәт белән карый», – ди.

Холкым белән чисталык яратучан мин. Юк-юкта коридор идәнен дә юып алам. Ә инде коронавирус инфекциясе белән бәйле пандемия башлагангач, подъезд стеналарын юып чыгарга ниятләдем. Өметем зур булмаса да, миңа күршеләрнең берәрсе кушылыр дип уйлаган идем, кая ул… «Әллә эшең беттеме?» – ди берсе, икенчесе: «ЖКУга шалтырат, юсыннар, акча түлибез бит», – ди. Өченчесе янымнан дәшми генә узып китте. «Үзебез тудырган шакшылык бит!» – дип акырасым килсә дә, дәшми генә эшләвемне хуп күрдем. Кемдер, аеруча күршеләр тел шартлатып мактасынга түгел, Аллаһы ризалыгы һәм үземнең сәламәтлек, ниһаять, яшәгән урынга бераз гына ямь кертү өчен вакыт-вакыт юып алам гомуми кулланыштагы бу коридорны.

Бу язмамның максаты кемнеңдер бакчасына таш ату түгел, шулай да тирә-яктагыларга, аларның хезмәтенә хөрмәт белән карасак иде. Идән юучылар, ишегалды себерүчеләр (дворник), хастаханәләрдә санитарка, балалар бакчаларында тәрбияче ярдәмчесе (няня) булып эшләүчеләр дә синең белән минем кебек үк кеше бит. Аларның да хезмәте бик кирәкле. Минем кебек подъезд идәне юыгыз, ишегалдында кар көрәгез, димим, бары тик аларга түбәнсетеп карамаска өйрәнергә өндәвем генә.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү