Кайту… Яисә акыл биргән март

Кешене хыял яшәтә, минемчә. Ул булмаса – беттең! Миндә дә бар иде ул. Быел май аенда, Алла боерса, 45 яшем тула. Имеш, табын тутырып кунаклар җыям, ә икенче көнне бер айга Төркия­гә очам. Анда исә аякларыма дәва – Урта диңгез көтә. Мин инде 10 ел ике ил арасында яшим. Тормышка ашмастай хыял түгел, әйеме? Әмма бер кирегә китсә, ел башыннан китә икән ул.

Май аеның Рамазан белән тәңгәл килүен һич уйламаганмын. Табын мәсьәләсе шулай үзеннән-үзе хәл ителде. Бәлки, соңрак, майның утызларында дигән сүрән генә хыял кыйпылчыгы калды әле. Ә менә әти тәртәгә ныклап типте. Йөрәк хастасы, өч операция кичергән, көзен 80 яшенә якынлашучы «командир» ул минем. Ел буе юмалап, инде җиңдем дигәндә: «Юк, бер айга җибәрмим. Алай-болай үлсәм, сиңа кирәктә самолеты булмаячак аның. Мине күмәргә кайтып җитәлмәссең. Иң күбе 2 атна сиңа. Анысы да «едва ли!» димәсенме?! Сүзеннән кире кайтмады да. Бу урында балачакның бер мәзәге искә төште. Бабайның сеңлесе Һәдия әби оныкларына: «Үлгәч, сезне күрмәм инде, бәбкәйләрем!» – ди икән. Беренче сыйныфта укучы игезәк малайлар озак уйлап тормаганнар: «Үлүен генә үл, кабереңә телефон кертәбез!»  – диләр икән. Ходайның рәхмәте белән 97 яшькә җитте әбекәй.

Шулай да февральдә тиз генә Истанбулга барып кайттым. Кытайда коронавирус «чәчәк аткан» чор бу. Аны-моны уйлау юк әле. Юл чыгу сәбәбе – бер аяк чыгымчылый. Табибларга күрсәтү зарур. Төркиядә исә 19-20 градус җылы. Бездәге 20 – 26га тиң кызулык. Февраль монда – ташламалар ае да. Алманнар, урыслар кырылып кибеттән кибеткә чаба. Шорты-майкалы гаилә парлары да очрый. Дуслар Алания шәһәрендә су керүчеләрне дә күргәннәр. Булыр, урыс кайда да урыс. Бер айдан чирләселәрен соңрак уйларлар. Цистит  уен-муен түгел.ай аеның Рамазан белән тәңгәл килүен һич уйламаганмын. Табын мәсьәләсе шулай үзеннән-үзе хәл ителде. Бәлки, соңрак, майның утызларында дигән сүрән генә хыял кыйпылчыгы калды әле. Ә менә әти тәртәгә ныклап типте. Йөрәк хастасы, өч операция кичергән, көзен 80 яшенә якынлашучы «командир» ул минем. Ел буе юмалап, инде җиңдем дигәндә: «Юк, бер айга җибәрмим. Алай-болай үлсәм, сиңа кирәктә самолеты булмаячак аның. Мине күмәргә кайтып җитәлмәссең. Иң күбе 2 атна сиңа. Анысы да «едва ли!» димәсенме?! Сүзеннән кире кайтмады да. Бу урында балачакның бер мәзәге искә төште. Бабайның сеңлесе Һәдия әби оныкларына: «Үлгәч, сезне күрмәм инде, бәбкәйләрем!» – ди икән. Беренче сыйныфта укучы игезәк малайлар озак уйлап тормаганнар: «Үлүен генә үл, кабереңә телефон кертәбез!»  – диләр икән. Ходайның рәхмәте белән 97 яшькә җитте әбекәй.

1 мартта Татарстанга кайтып төштем. Курку хисе һаман юк. Кая анда, эштә кайныйбыз. 16 мартта – тыл ветераннарына медаль тапшыру, 17сендә – авылда Рамил Шарапов концерты. Көлә-көлә, кул чаба-чаба карадык. 18 мартта Мөслимдә Данир Сабиров концерты иде. Чиратта Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин, тагын кемнәрдер. Алары инде булмады. Данирга ике билетым бар иде. Кире тапшырдым. 15 майга күчергән, имеш. Мин бит ул көнне диңгезгә китәсе кеше.

Алтмыш бишенче размерлы башым 28 мартта ил Президенты бер атналык ялга җибәргәч кенә эшли башлады кебек. Әле ул көнне дә Азнакайда кунакта идем. Март буе эзләсәм дә, бер җирдә дә битлекләр юк. Мөслим, Азнакай, Актүбә аптекаларын айкап бетердем. Юк. Хәер, бик кияргә атлыгып тормыйм мин аны. Позициям шундый. Чын-чынлап авырмасаң,  зыяны күбрәк сыман.

Башка вакытта бер атна түләүле ял – җәннәт. Бу – минем гомеремдә иң беренче «халявный» атна. Үзе газаплы да. Өй юасы килми. Тышта кояш көлеп, кошлар сайрашып тормагач, әйбер җилләтәсе, өй туздырасы килми. Монысы – беренче ачыш. Икенчесе – минем модадан артта калмыйча киярлек 3 – 5 еллык киемем бар икән. Нигә җыям? Кемгә калачак бу чүпрәкләр? Авыр ачыш.

Инфракызыл утлы массажер сатып алдым. Көн саен физкультура, массаж ясыйм. Өйдән чыкмагач, бик авыр. «Йөз килолы принцесса» булсам да, көненә 5 чакрым узып гадәтләнгән гәүдә «бунт» күтәрә. Кешеләр бәдрәф кәгазе, карабодай, антибиотиклар сатып алып җенләнгән бу чорда минем 2500 сумлык массажер – үтә файдалы нәрсә, ә аптекадагы сатып алучыларга шок ясады.

Март ае тагын бер сабак бирде. Роберт абый Миңнуллин вафат. Ул ике тапкыр Мөслим районы, Иске Карамалы авыл җирлегеннән Дәүләт Советына депутат итеп сайланды. Бу – минем туган авыл. Соңгы елларда каты авыру белән көрәшкәнен белми идем. Бер өч ай элек Рәмис Латыйпов Фейсбукта аның журналистлар турындагы шигырен бастырды. Китте һөҗүм, талау, әшәке сүз. Мин дә: «Бу шигырь үзе турында!» – дидем. Озак еллар «Яшь ленинчы» редакторы булуына ишарә иде. Ник әйттем? Хәзер бик үкенәм дә, терсәк кыска. Рәнҗеп китмә… Сабак биреп киттең, бөек шагыйрь!

Инде соңгы сүз. Озак еллар мин татар журналистикасыннан китеп торырга мәҗбүр булдым. Ун елдан артык. Дөрес, русча яздым, төрле сериалларга диалог текстлары эшләдем. Гаиләдәге үзгәрешләр тормышымны да үзгәртте. Әйткән сүзем бар иде. 45 яшьтә журналистикага, нәкъ менә татар журналистикасына кире әйләнеп кайтачакмын. Сүземдә торыр көн килде. Моңа коронавирус та комачаулый алмас. Гәрчә эндокрин авыру буларак куркыныч янаучы беренчел исемлектә торсам да. Исән булыйк, бердәм булыйк!

P.S. Илбашы түләүле ялларны 30 апрельгә кадәр озайтты. Өйне юасы булыр. Башта күңелләр агарсын! Чир – сынау. Башымнан үтте, бер язармын. Кайту… Яраткан эшем, исәнме!

Гөлназ Шәмси

 


Фикер өстәү