Татарстан Президенты республика халкын Космонавтика көне белән котлады

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан Instagram челтәрендә Ирек мәйданы сурәте белән традицион фото куйды. Ул шулай ук космик тематикага Казан күренешләре белән тагын берничә фотография урнаштырды.

Шулай итеп, Ирек мәйданы өстендәге болытлар аркасында Сатурн боҗрасы күренә, «Казан» гаилә үзәге Җирне үз өстендә тота, Казан циркы гөмбәзе оча торган тәлинкәгә әверелгән, ә «Ак Барс арена» стадионын иелеп космонавт күзәтә.


Фикер өстәү