Тарихта булмаган хәл: нефть чыгаруны киметү буенча килешүгә кул куелды

ОПЕК+ илләре нефть чыгаруны киметү турында яңа документның барлык шартларын килештерде.
Шулай итеп, килешүдә катнашучы барлык 23 ил нефть чыгаруны тәүлегенә җәмгысе 9,7 млн баррельгә киметәчәк. Соңгы вакытларда “кара алтын” табуны азайту турында яңа килешүгә Мексика нык аяк чалып килсә, бу юлы, ниһаять, ул да үз квотасына – тәүлегенә 0,4 млн баррель нефть чыгаруга ризалык биргән. РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге ил быелның маеннан июньгә кадәр нефть чыгаруны тәүлегенә 100 мең баррельгә киметәчәк.
ОПЕК+эчендә нефть табуны ничек та азайтуның төп авырлыгы килешүдә катнашучы иң күп күләмдә “кара алтын” чыгаручыларга – Согуд Гарәбстаны һәм Россиягә төшәчәк.
Моңа кадәр Россия Энергетика министрлыгы Александр Новакның килешүдә катнашмаучы илләрдән нефть чыгаруны тәүлегенә тагын 5 миллион баррельгә яки аннан да күбрәккә киметүне (шул исәптән АКШның тәүлегенә 2-3 млн баррельгә киметүен) көтүне белдергән иде. Узган атнада АКШ энергетика министры Дэн Бруйетт, нефтькә бәяләрнең арзанаюы һәм базарда аның чиктән тыш күп булуы сәбәпле, болай да инде тәүлегенә 2 миллион баррельгә киметелгәнлеген белдергән.


Фикер өстәү