Татарстан мөфтие мәчетләрне дезинфекцияләү өчен спирт кулланырга рөхсәт итте

Татарстан Республикасы мәчетләрендә коронавирус инфекциясе таралган чорда дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен спиртлы дезинфекция чаралары куллану рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләгән.

«Татарстан мәчетләрендә дезинфекция чаралары кулланыла, шул исәптән спиртлылары да кулланыла. Аларны куллану мөмкинлеге турында дәлилләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз фетвасында аңлатты», — дип сөйләде Хәсәнов.


Фикер өстәү