Токмач белән иттән катламлы запеканка әзерләү ЫСУЛЫ

Өйдә эшләүчеләргә тәнәфес ясап алган арада яки бакчада бик җиңел генә әзерләнелә торган  бик тәмле ризык бу.

Чыгарылган 500-600 грамм  итне (азрак булса да ярый), изеп, көчле утта ачык көрән төскә кергәнче (ярым пешкән хәлгә җиткәнче), табада кыздырып алырга. Фаршны тирән эчле табакка бушатып, тоз, борыч, кипкән яшел тәмләткечләр, бер баш суган (ваклап турап), 2-3 теш сарымсак (изеп)  өстәргә дә барысын бергә яхшылап болгатырга. 400-500 г токмачны суда пешереп алырга (артык изелеп пешмәсен). Токмачны тишекле чүмечкә салып, салкын су белән юып алырга һәм 1-2 аш кашыгы атланмай салырга. 2-3 помидор белән бер татлы борычны (шакмаклап турап) аерым пешереп алырга (ярым пешкән хәлгә җитәкче).  Яшелчәгә ташкабак яки баклажан өстәргә дә мөмкин.

Формага (яки тирән эчле табага) ит, макарон һәм яшелчәне катламлап урнаштырырга. Тагын шул катламнарны чиратлаштырырга. Өстенә томат согы яки сөт өсте (сливки – 200 г) сибәргә. Газ миченә куеп, ите пешеп чыкканчы тотарга. Мичтән алгач, өстенә уылган сыр һәм яшел тәмләткечләр сибәргә дә, сыр эрегәнче, янә мичкә куеп алырга.

Фото: kopilka-kulinara.ru


Фикер өстәү