Татарстанда бер кыз күршесендә коронавирус «ачыклаган»

Әлмәттә яшәүче 23 яшьлек хатын-кызны «махсус хезмәтләрне белә торып ялган чакыру» буенча административ җаваплылыкка тартканнар. Ул ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан.

Ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып кыз, Гагарин урамындагы бер йортта яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз коронавирус белән авыруын хәбәр иткән. Соңрак кызның пенсионер ханымга яла ягуы ачыклана.

«Без аның белән (пенсионерка белән) килешә алмыйбыз, ул мине яратмады <…> Ашыгыч ярдәмгә шалтыратуыма үкенәм <…> Мине гафу итегез, зинһар, мин бүтән алай эшләмим», — дигән кыз полиция хезмәткәрләренә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, кыз элегрәк РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча «наркотик матдәләрне законсыз сатып алу һәм саклау» җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Хәзер аңа янә җинаять җаваплылыгы яный.


Фикер өстәү