Америкада яшәүче милләттәшебез: «Халык алданрак саклану чаралары күрә башласа, мондый зур югалтулар булмас иде»

АКШта коронаврус эләктерүчеләр 600 меңнән артып китте. Моның сәбәпләре нәрсәдә икән? Башка илләр белән чагыштырганда американнар начаррак сакланамы әллә? Шундыйрак сораулар белән Американың Көньяк Флорида штатында яшәүче милләттәшебез Рәсим Хөснетдиновтан андагы вәзгыятьне белештек.

– Әйе, Америка матбугаты, бу көннәрдә коронавирус эләктерү буенча АКШ беренчелеккә чыкты, дип яза. Ил дә зур ич: 350 миллион кеше яши. Чынлап та, беренчел мәлдә бигрәк тә Нью-Йоркта халык вирус эләктерү ихтималына бармак аша карады. Кеше дә бик ишле булгач, вирус бик тиз таралды. Барлык чир эләктерүчеләрнең 40 проценты Нью-Йоркта диләр. Хәзер үлүчеләр саны да артты. Әле көнгә бер меңешәр кеше үлә дип әйтәләр иде. Хәзер бу күрсәткеч артты. Хәзер 28 меңнән артык кешенең коронавирустан үлгәне билгеле. Бу хәл, кайберәүләр аңлатканча, Америкада прививка ясатуга игътибар җитү-җитмәүгә түгел, кешенең медицина иминиятләштерүе булуга бәйле. Чөнки ул шактый кыйммәт, күп кешенең моңа мөмкинлеге юк. Үлүчеләр арасында мигрантлар – Көньяк Америкадан килүчеләр һәм кара тәнлеләраеруча күп. Алар байтак кына шәһәрләрдә халыкның 30 процентын гына тәшкил итсә дә, чирдән кырылганарның 70 проценты мигрантлар диләр. Әйткәнемчә, бу хәл аларның сәламәтлекләрен кайгырту мөмкинлекләре чикле булуга – фәкыйрьлеккә, карантинда утыра алмыйча, һаман да эшләп йөрүенә, үзен саклый алмавына бәйле. Билгеле, кешенең электән килгән чирләре дә азып китәргә ихтимал.

Миңа калса, халык алданрак саклану чаралары күрә башласа, мондый зур югалтулар булмас иде. Бу җәһәттән алдан аяк киенгәннәр, бу чиргә иң уңышлы каршы торучылар Германия белән Япония булды дип әйтәләр.Әйтик, Германиядә әлеге чир ихтималы юкмы дип бер миллион кешегә тест уздырганнар(Төркиядә әле яңа гына көнгә егерме мең кешегә тест уздыру дәрәҗәсенә җиттеләр. Дөрес, шунысы бар: фабрика хуҗасы булсаң да хезмәткәрләргә тестны мәҗбүри ясаттыра алмыйсың, теләгәннәр генә ясата). Италия белән Испания күрше генә булса да алман илендә үлүчеләр саны ун тапкыр азрак. Вәзгыятьне бик тиз кулга алды дип, Көньяк Кореяны да мактыйлар. Шунысы яхшы: хәзер Америкада кемнең акчасы, технологиясе бар: битлек, саклану костюмы кебек саклану чаралары ясарга кереште. Чир таралу шартларында, Америкадагы кебек кибеткә кергәндә сатып алучылар арасында икешәр метр ара калдыруны таләп итү дә бик вакытлы, бик урынлы дип уйлыйм. Монда зур маркетларда клиентлар арасында ике метр ара калырлык мәйданны исәплиләр дә, шуңа карап керергә рөхсәт итәләр, аннан маркеттан чыккан кеше саны кадәр генә кертәләр. Хәер, иртүк барсаң, бернинди чират булмый, шуңа күрә мин иртүк барырга тырышам. Элек кибетләрдә паника сизелә иде, хәзер касса янында җыелып тору кебек күренешләр бетте.
Яхшы хәбәр дә бар. Нефть арзанаю аркасында, бензинның бәясе төште. Элек бер галлон бензин (дүрт литр) өч доллар тирәсе иде. Хәзер икедән дә азайды.

Төркия дә коронавируска каршы уңышлы гына көрәшә. Чир тарала башлауга, халык бу зәхмәткә каршы тору өчен 1,5 миллиард лира акча җыйды. Россия акчасына күчереп исәпләгәндә, 15-17 миллиард сум тирәсе чыга. Бай кешеләр, ширкәтләр, аерым кешеләрдән җыелган акча бу, дәүләтнеке түгел. Әйтик, кайберәүләр 2-3 айлык хезмәт хакын күчерде. 2 миллион кешегә ярдәм бирерлек мөмкинлек бу. Дәүләт тә ярдәм итә. Хәзер Төркиядә табибларның абруе бик нык күтәрелде. Төрекләр кичке тугызда балконнарга чыгып табибларны алкышлый (американнар да ак халат ияләренә рәхмәтен шулай белдерә башлады). Күпләре хәзер өйләренә кайтмый эшли, дип хастаханә тирәсендәге кунакханәләр табибларны, шәфкать туташларын үзләрендә бушлай тота (хәзер бу хезмәт кешедән зур тәвәкәллек, каһарманлык таләп итә; әнә Италиядә 106 табиб, 26 шәфкать туташы үлгән). Истанбул техник университетында шәфкать туташларының эшен җиңеләйтү өчен аларның битлекләренә чип куя башлаганнар. Әйтик, хаста кешенең температурасы күтәрелә икән, битлектәге кызыл лампочка яна. Хасталар белән контактта булмасын өчен роботка охшаган өстәлләрне кулланышка кертәләр.

Төркиядә үзебезгә үрнәк итеп алырлык тагын бер нәрсәне искә алмыйча китә алмыйм. Гадәттә төрек хуҗабикәләре кибеттән алып кайткан күп нәрсәне, әйтик, катык, сөт булсын, өйдәге савытка бушатмыйча, суыткычка куймый иде. Карантин башланганчы да бар иде бу гадәт, вирус эләгү ихтималы бар дип, хәзер тагын да киңрәк кулланыла башланган. Әтик, пакетка салынган кишер, чөгендер, бәрәңге аласың икән, пакетын алыштыру озак түгел.

Битлек дигәннән, Төркиядә битлекләрне сату тыела, чөнки алар хәзер халыкка бушлай таратыла. Читтән килгәнне көтеп торганчы, иске футбокаңны ертып битлек ясауның да берние юк. Бүген интернета аны ансат кына ясауның әллә ничә төрле ысулын күрсәтәләр. Өйгә кайткач, аны сабынлы су белән юасың да куясың – бернинди кыенлыгы юк. Әнә экспертлар, вирус үзе генә һавада очып йөри алмый, бик кечкенә булганга, төкерек кисәкчекләре белән тарала; битлек кигәч,тоткарлана, ди.

Хәзер Нью-Йоркта мәетләр белән зиратлар тулды. Шуңа күрә хакимиятләр берничә кешене бергә күмәргә тәкъдим итә, тик якыннары моңа рөхсәт бирми. Шул сәбәпле кайбер мәетләрне паркларда күмә башладылар. Чир таралу ихтималы бар дип, мәетләрне якыннарына бирмиләр. Туганнар каберлеге ясап күпләп күмү турында сүз бара. Хәлләр яхшыргач, җәсәдләрне казып алып, аерым күмәргә рөхсәт бирелер шәт. Күпләп күмүләре аптыраганнан инде.

Америкада кытайлар арасында үлем-китемнең берничә мең кеше генә тәшкил итүенә ышанмыйлар. Чынбарлыкта күбрәк булырга тиеш, рәсми хакимиятләр әйтеп бетерми, диләр. Иранда да югалтулар шактый күп булырга охшаган. Чөнки галәмнән караганда яңа пәйда булган каберләр күп. Моның берничә төрле сәбәбе китерелә. Иранлылар Нәүрүз бәйрәме вакытында бик күп йөргән, туганнарын, якыннарын котларга төрле шәһәрләргә барып кайтучылар күп булган. Янә чир таралуның тагын бер зур чыганагы: иранлылар арасында әүлияләрнең кабер ташларын үбү – киң таралган гадәт. Шул сәбәпле чир нык таралган булырга мөмкин.

Америка хөкүмәте коронавируска көрәшү өчен 2,2 триллион доллар күләмендә акча бүлеп бирде. Аны халыкка, ширкәтләргә тараталар. Ширкәтләргә кредитлар бирәләр. Әгәр кешеләрне эштән чыгармаса, бу кредитның өчтән икесен кире кайтармаска да мөмкин булачак.Бу гына җитми дип, Трамп Конгресстан тагын 250 миллиард доллар сорый. Рөхсәт булса аны да таратачаклар. Чынлап та, бизнесны да сакларга, иртәгә нәрсә булыр, эшсез калмаммы дип борчылмасын өчен кешеләрне дә тынычландырырга кирәк. Эшсезлек буена мөрәҗәгать итүчеләр күп. Аларга айлык акча бирәчәкләр. Дөрес, бу ярдәм моңарчы эшләгән һәм шушы мәрәкә аркасында эшсез калганнарга биреләчәк.

Шунысы да бар: Америка зоопаркларында коронавирусның җанварларга да күчүен ачыклаганар. Арысланнар йоктырган, ди. Димәк, җанварларны да сакларга кирәк, алардан кешеләргә күчәргә мөмкин. Бик акрын кыймылдады дип, Трамп Бөтендөнья cәламәтлек саклау оешмасын гаепләде. Хәзер гаеплене эзләүнең мәгънәсе юк инде. Һәр кеше үзен кайгыртырга, саклык чараларын күрергә тиеш. Тест ясатырга, авырый торган кешеләрне карантинга утыртырга һәм дәваларга кирәк. Шунсыз булмый. Барыбыз да котылмыйча, беребез дә тынычлана алмый. Чөнки кайдан килеп чыгасын гөманлау мөмкин түгел. Әйтик, кулланылган битлекләрне, пирчәткәләрне, медицина калдыгы буларак, бер савытка җыю да мөһим, чөнки анда вирус калып башкаларга да йогарга мөмкин. Шуның өчен дә җыештыручыларга аларны җыю өчен хәзер аерым чүп савытлары булдырылды. Кошлар, күселәр анда актарынмасын, таратмасын өчен, боларны яндыру каралган.

Хәзер бу чирдән терелеп чыкканнарның рационында нәрсә булуы белән кызыксына башладылар. Күп кенә кешенең даими йомырка ашавы билгеле булды. Бигрәк тә йомырканың сарысы, тозлы күбестә, тозлы кыяр, с һәм б витаминнары, көнгә һичьюгы унбиш минут дәвамында, бигрәктә ун белән унбер арасында кояш нурында булу файдалы, иммунитетны ныгыта, диләр. Суны күп эчәргә кушалар. Урамга чыкмыйча булмый, билгеле, иң мөһиме кешедән ераграк торуың, якыннан аралашмавың хәерле, – дип сөйләде ул безгә.

Әңгәмәдәш — Рәшит Минһаҗ

Фото: interaffairs.ru


Фикер өстәү