Үзизоляция вакытында табибка ничек эләгергә?

Халык арасында, үзизоляция вакытында Казандагы кайбер хастаханәләр ябылган икән, дигән хәбәр йөри. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлы­гының матбугат үзәге хәбәрне инкарь итте. Хастаханәләр ябылмаган, әмма кайбер чикләүләр кертелгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, сырхауханәләрдә планлы амбулатор кабул итүләр туктатылган, хастаханәләргә авыруны планлы рәвештә салып дәваламыйлар. Белгечләр халык белән күбрәк телефоннан аралашуга күчкән. Шул ук вакытта яман шеш белән авыручыларны элеккечә кабул итәләр. Хатын-кызларга медицина күрсәткечләре буенча йөклелекне өзәргә кирәк булган очракта шулай ук хезмәт күрсәтелә, хәрби хезмәткә чакырулы егетләрнең дә сәламәтлеген тикшерәләр. Кеше үзе яки баласы авырып киткән очракта участок табибын өйгә чакырта, аларга тар белгечлекләрдә эшләүчеләр дә ярдәм итәргә тиеш. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелмәгән.

– Үзизоляция көннәрендә «ашыгыч ярдәм» чакыручылар кимеде. Элекке атналарда көнгә 1,5 меңгә якын шалтырату кабул итә идек, хәзер 1 мең тирәсе, – ди Казандагы «Ашыгыч медицина ярдәме» станциясе баш табибы Фә­рит Галәветдинов. – Урамда автомобильдә йөрүчеләр күп булмаганлыктан, юл һәлакәтләре, имгәнүчеләр кимеде.  Шалтыратучыларның байтагы югары кан басымыннан, температурасы күтәрелүдән, йөрәге авыртудан зарлана.  

Республика онкология клиник диспансерында сырхау­ларны планлы рәвештә кабул итәләр. Дәвалауда үзгәреш­ләр булмаса да, вирустан саклану чаралары күрелә: авырулар битлектән йөри, хәл белергә килүчеләрне бүлеккә кертмиләр. «Операцияләр ясала, химия, нурланыш дәвалары үткәрелә. Өйләргә йөреп, паллиатив ярдәм күрсәтәбез», – ди диспансерның баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов.

Республика клиник хастаханәсе бу көннәрдә телемедицина алымыннан уңышлы файдалана.  Баш табиб урынбасары Айдар Баһаветдинов әйтүенчә, бу эшкә 6 апрельдән тотынганнар. Районнар белән телемедицина консультациясе РКБ сырхауханәсендә үтә. Белгечләр район-авыл халкына ун юнәлеш буенча ярдәм күрсәтә. Болар – кардиология, неврология, гастроэнтерология, гинекология, аритмология, гематология, аллергология, пульмонология, генетика юнәлешләре. Кыскасы, кирәкле барлык өлкәләрне дә колачлаганнар.

– Үзизоляция дип кенә авырулар саны кимеми, хроник авырулар да  бар. Мондый вазгыятьтә аларга ничек ярдәм күрсәтеп була, дип уйлаштык та, телемедицина ысулына тукталдык, – ди Айдар Баһаветдинов. – Районнардагы хастаханә табиблары белән эшлибез. Теләсә кайсы авыру кеше үзенең яшәү урыны буенча үзәк хастаханә белгеченә  мөрәҗәгать итә ала. Ул исә сырхауны безгә онлайн консультациягә яза. Кеше бу вакытта үзәк хастаханәгә килеп торырга тиеш. РКБ табибы райондагы терапевтка чыга һәм барлык сорауларга җавап бирә. Сыр­хауга Казанга килергә кирәк түгел, ул ягы уңайлы.

РКБ белгечләре барлык районнар белән элемтәгә керергә өлгергән. 700дән артык онлайн-консультация уздырганнар. Эпидемиологик хәл яхшыргач та бу ысулны кулланырга ниятлиләр.  РКБның ашыгыч ярдәм күрсәтү  бүлекләренә дә кеше күп килә икән.

Балалар республика клиник хастаханәсендә дә ашыгыч ярдәм кирәк булганнарга медицина хезмәте күрсәтелә. Мөрәҗәгатьләр саны азайган. Белгечләр күбрәк онлайн консультация үткәрүгә күчкән. Республика офтальмология клиник хастаханәсе матбугат үзәге җитәкчесе Рида Ибраһимова хәбәр итүенчә, күз авырулары белгечләре бары тик ашыгыч ярдәм күрсәтү режимында эшли. Белгечләр күзе җәрәхәтләнгән, кискен авырткан, сукыраю куркынычы янаган кешеләрне кабул итә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең шактые – ремонт, авыл хуҗалыгы эшләре, юл һәлакәте, саксызлык аркасында зыян күрүчеләр.  Көнгә 80гә якын кеше килә икән.

Медицина оешмаларының яңача эшләве район, авыл кешесенә өстәмә мәшәкать тудыргандыр кебек. Әйтик, бакчада җир казыганда кисәк билең ычкынса, нишләрсең?

–  Кешенең биле ычкынган, бүсере кузгалган икән, хас­таханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә тиз арада ярдәм күрсәтәбез, – ди Мамадыш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев. – Инфаркт булганмы, ашказаны җәрәхәте  ачылганмы, кан киткәнме – барысын да кабул итәбез. Юл мәшәкатеннән дә куркасы юк. Хәзер ике кешенең берсендә машина, ялгызларга авыл җирлеге, күршеләре булыша. Хастаханәгә барам, дигән кешене патруль дә кире бормый. «Ашыгыч ярдәм» элеккечә тәүлек буе эшли. Табибларыбыз, кирәк икән, авылларга чыга. Гемодиализ үзәге дә ябылмады, авырулар билгеләнгән вакытта килә. 

Буа районының Яңа Тинчәле авылы фельдшеры Фәния Вәлиева: «Авырган кешенең өенә йөрибез», – ди. Өлкәннәргә даруларны районнан алып кайтып бирәләр һәм өйләренә тараталар икән. Бер кешегә кисәк операция ясатырга кирәк булгач, районнан «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. «Халык, тынычсызланып, кайчан бетәр бу хәлләр, дип тә шалтырата. Вакытлыча гына бит, түзегез инде, дип әйтәбез. Үзебез дә карантин, үзизоляциянең тизрәк бетүен көтәбез», – ди Фәния Вәлиева.

Сүз уңаеннан

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, медицина ярдәме буенча сораулар килеп чыкса, «кай­нар линия»гә шалтыратырга киңәш итә. Аның номеры:

8 800 222-59-00

Фәния Арсланова


Фикер өстәү