Татарстанлыларга җылы май вәгъдә итәләр

Россиянең Европа территориясенең күп өлешендә май аенда җылы һава торышы фаразлана, дип хәбәр итә «Россия газетасы» Гидрометүзәк лабораториясе мөдире Людмила Паршинга сылтама белән.

Татарстанда, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Үзәк федераль округ төбәкләрендә температура климат нормасыннан югарырак булыр дип көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, Идел буенда төннәрен һава температурасы 10 градус чамасы, көндез — 20 градустан югарырак.

Явым-төшем климат нормасы — 51 мм.


Фикер өстәү