Владимир Путин: «Пандемиянең халык кеременә, мәшгульлегенә начар йогынтысын киметергә кирәк»

Коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арта, чирнең күтәрелеш чоры да әле алда. Инфекция илнең 85 төбәгендә дә ачыкланган. Хәзер һичьюгы аның таралуын тоткарлау өчен тырышырга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин бүген коронавируска каршы көрәш чараларының нәтиҗәлелеге хакында киңәшмә җыйды.

Президент сүзләренчә, карантин чаралары, эшләми торган атналар берникадәр дәрәҗәдә вакыт ягыннан отарга һәм инфекция таралуның тизлеген киметергә мөмкинлек бирде. Әмма моңа карап кына җиңел сулыйсы түгел әле. Вирус таралуны киметү һәм бетерү өчен тагын нинди чаралар кулланырга була, вазгыятькә бәйле фаразлар – Владимир Путин әнә шушы сорауны көн кадагында тота.

– Бу атна азагы – киләсе атна башында барлык төбәкләрдә дә өстәмә койка-урыннар булдырырга кирәк. Чирне һәркем йоктырырга мөмкин. Медицина хезмәткәрләре исә вирус йоктырудан саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Белгечләр фикеренә таянып, предприятиеләрнең эшләвен оештыруны хәл итәргә, пандемиянең халык кеременә, мәшгульлегенә начар йогынтысын киметергә кирәк, – диде Президент.

Киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова да чыгыш ясады.
– Башка төбәкләр Мәскәүдән 2-3 атнага артта кала. Аларның әле саклык чаралары күрергә вакытлары бар. Россиядә авыручыларның уртача күрсәткече: 100 мең кешегә – 32,1. 9 төбәктә нормадан арту күзәтелә. Авыручыларның уртача яше: хатын-кызларның – 47,9, ә ир-атларның – 44,7. 17 яшькәчә балаларның күрсәткече 7,6 процентны тәшкил итә. 65 яшьтән өлкәнрәкләр – 15,5 процент. Барлыгы 2 млн 53 мең коронавируска тикшерү оештырылган, – диде ул.

Коронавирус гади генә грипп түгел, шуңа да үтәр әле дип кенә карарга ярамый, ди белгечләр. Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры киңәшчесе Виктор Малеев әйтүенчә, Россиядә компьютер томографиясе чирнең башлангыч этапларында ук башкарыла. Әмма диагностиканың башка чараларын да кулланырга кирәк дип саный белгеч, шул исәптән өйдә дә. Ул табиб, медицина хезмәткәрләренең сәламәтлегенә дә игътибар бирергә чакырды. Сүз уңаеннан, киңәшмәдә, вакцина уйлап табыла калса, аны иң элек медицина вәкилләренә, авырулар белән эшләүче табибларга кулланырга кирәк дигән фикер яңгырады. Владимир Путин моның башкача булуы мөмкин дә түгел дип белдерде.

Профессор, академик Александр Чучалин шулай ук авыруның башлангыч этабында томографиянең мөһим булуын искәртте. Тиздән исә аллергиклар “уяначак”, ул алар өчен дә куркуын белдерде. Аның сүзләренчә, Мәскәү халкының 20 – 30 проценты төрле аллергияләрдән интегә, андыйларда коронавирус билгеләре очрый. Шуңа да ялган эздән китмәскә иде, дип кисәтә белгеч.

Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фән буенча директор урынбасары Николай Филатов исә мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен һәм мәктәпләрне ачарга мөмкин дигән фикердә. Аныңча, балалар вирусны җиңелрәк кичерә.

Владимир Путин илнең медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителешенә тукталды. Аның сүзләренчә, Россиядә антисептикларга мохтаҗлык юк. Шушы көннәрдә тәүлеккә 7,5 млн медицина битлеге тегә башлаячаклар. Россиягә Кытайдан 150 млн битлек кайтартылган. АКШ белән үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратын җитештерүдә кирәк булган датчиклар кайтарту буенча килешү төзелгән. Владимир Путин искәрткәнчә, “бу бер капкага гына уйнау түгел”, шуңа күрә коронавируска каршы көрәш чараларын кайтартуга бәйле чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

Чулпан Гарифуллина

Фото: kremlin.ru


Фикер өстәү