Пандемия шартларында халык файдасы өчен нинди ашыгыч карарлар кабул ителде?

Россия парламенты һәм Федерация советы пандемия шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм өчен кирәкле законнар пакетын ашыгыч рәвештә кабул итәргә тырыша. Үткән җомгада эшсез калучыларга ярдәм турындагы Хөкүмәт законы кабул ителде. Яңа канунның үзенчәлеге шунда: элек, социаль ярдәм чаралары билгеләгәндә, гаиләнең соңгы өч айдан алып алты айга кадәрге керемнәре исәпкә алына иде. Яңа шартларда байтак гаиләнең керемнәре кискен кимеде бит инде. Элекке керемнәрне кушып исәпләсәң, пособие билгеләү мөмкинлекләре чикләнә. Хөкүмәттә бу нечкәлекне искә алып, тиешле чара күрергә булганнар. 2020 ел ахырына кадәр элекке чордагы акча исәпкә алынмый, ярдәм акчасы пандемия сәбәпле кимегән керемнәргә карап кына билгеләнәчәк. Бу Хөкүмәт ярдәмен алучылар саны артыр дигән өмет тудыра.

-Зур тизлектә кабул ителгән тагын бер документ табиблар мәнфәгатен кайгырта. Коронавирус йоктырган авыруларны дәвалаучы табибларга билгеләнгән өстәмә акча салымнан азат ителәчәк. Исегезгә төшерәбез: Путин апрель – июнь айларында аерым шартларда эшләүче табибларга – 80 мең сум, урта медицина хезмәткәрләренә – 50 мең сум, кече медицина хезмәткәрләренә 25 мең сум өстәмә акча вәгъдә иткән иде. Президент бу акчаның киметелмичә кулга керүен дә таләп итте. Кайбер өлкәләрдә Президент әмерен санга сукмаучы чиновниклар барлыгы турында да хәбәрләр ишетелгәләгән иде. Хәзер инде сүз закон көченә кергәч, ул чиновниклар телләрен тешләр дип уйлыйк.

-Парламент кабул иткән яңа законнарның тагын берсе – Салым кодексына төзәтмәләр. COVID-19дан саклану чаралары сатып алган компанияләрнең битлек, санитайзер, биналарны санитар эшкәртү өчен тоткан акчасы табыш салымыннан азат ителә.

-Бюджет кодексына ашыгыч үзгәртүләр кертелә. Төбәкләргә әҗәткә акча алудагы, башка финанс чаралары кулланудагы элекке чикләүләр бетерелә. Бу урыннарда предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттырыр, хезмәт хакын вакытында түләүне гарантияләргә ярдәм итәр дип уйланыла.

-Дәүләт сатып алулары турындагы законга да үзгәрешләр кертелде. Конкурста катнашучы компанияләргә таләпләр йомшартыла. Элек алардан резервлары булуын таләп итәләр иде, хәзер киеренке чор артта калганчыга кадәр ул таләпне онытып торачаклар.

-Миграция белән бәйле катлаулыкларны җиңеләйтүче канун да табадан төште. Россиядә визасыз эшләү мөмкинлеге бирелгән илләрдән килгән патент белән эшләүче чит ил кешеләре патентларын Россиядә яшәгән килеш кенә озайта алачаклар.

-Тизләтелгән ярдәм кануннары тагын да кабул ителәчәк әле. Үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме турындагы канун проекты беренче укылыш этабын  узды инде. Ул кабул ителгәч, үзмәшгульләр дә урта һәм кече бизнес файдаланган ярдәмнән файдалана башлаячак.


Фикер өстәү