Карантин вакытында «больничный»лар ничек түләнә?

Үзизоляция шартларында 65 яшьтән өлкәннәргә аеруча авырга туры килә. Әйтик, алар хезмәт куйган компания эштән туктамаса да, өлкән белгечләргә эшкә барырга ярамый.

Инде өлкән яшькә җитеп тә эшләп йөрүчеләр арасында сирәк һәм алыштыргысыз белгечләр байтак. Хезмәт министрлыгы ярты миллионнан артык 65 яшьтән өлкән кешенең эшләп йөрүен һәм апрельдә өйләренә бикләнүләрен хәбәр итә. Предприятиеләр өйдә торып эшләү мөмкинлеге бирә алса, матди югалтулар кичерми кеше. Тик барлык профессия вәкилләренең дә андый мөмкинлеге юк шул. Ил хөкүмәте мәҗбүри рәвештә өйдә утырырга туры килүче өлкәннәрнең матди югалтуларын каплау җаен тапты.  6 апрельдән алып 19 апрельгә кадәр алар карантин сәбәпле «больнич­ный»­да булып саналдылар һәм хезмәт хакы урынына Социаль иминиятләштерү фондыннан акча түләнде. Компенсациянең мондый формасы предприятиеләргә акчаны янга калдырырга, пенсиядә эшләп йөрүчеләрне дә мәхрүм итмәскә булышты. 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр аларга тагын бер «больничный» түләнәчәк.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле, мондый акчаны алуның юлы гадиләштерелгән. Өлкән кешегә каядыр барып йөрисе юк. Интернет аша элемтәгә кереп мәшәкатьләнергә дә кирәкми. Хөкүмәттә хәлне аңлыйлар: аларның байтагының бит электрон гаджетлары да булмаска мөмкин. Компьютер технологияләрен файдалана белмәүчеләр дә җитәрлек. Аларның ашсыз калмавы өчен җаваплылык эш бирүчеләргә йөкләнә. Предприя­тие җитәкчелеге алар турында Социаль иминиятләштерү фондына хәбәр итәргә бурычлы. Шуннан соң мәгълүмат электрон «больничный» рәсмиләштерү өчен медицина оешмасына озатыла. Мөстәкыйль рәвештә «больничный» рәсмиләштерү бары тик чит илдән кайтучылар өчен генә.

65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр карантин сәбәпле матди югалтулар кичермәсен өчен барысы да төптән уйланылган. Хезмәткәрнең гомуми стажы һәм соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакы исәпкә алына. Боларның инде сигез елдан артык эшләгән булуларына шик юк, шуңа күрә барысына да уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә компенсация түләнер дип көтелә. Компенсация акчасы минималь хезмәт хакыннан ким була алмый, максималь түләүдән дә узып китми. «Больничный» өчен максималь түләү күләме – 69 961,65 сум. Ике эш урынында эшләгән булса, карантин сәбәпле ике «больничный» рәсмиләштерелә. Берсендә өйдә торып эшләгәнгә хезмәт хакы, икенче эш урынында карантин сәбәпле «больничный» алучылар да булырга мөмкин икән. Әгәр бу компенсацияләрдән файдаланучы авырып китсә, авырган өчен больничный гына түләнә.

Компенсацияне рәсмиләштерү өчен өч көн вакыт китә икән. Шуннан соң 7 көн эчендә түләү дә тормышка ашырыла. Иминиятләштерү фонды ялларсыз эшли, шуңа күрә акчаны алу вакыты кыскарак та булырга мөмкин.


Фикер өстәү