Абитуриентлар вузга керү өчен документларны ничек тапшырачак?

Коронавирус пандемиясе югары уку йортларына кабул итү тәртибенә дә үзгәрешләр кертте. Абитуриентлар бюджет урыннарына документларын 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Беренче исемлек  19 августта  эленер дип көтелә. Гадәттә, анда  укырга керүчеләрнең  80 проценты билгеле була. Икенче этап 24 августта игълан ителәчәк.

Россия Мәгариф һәм  фән министрлыгы  быел вузларга кабул итү  тәртибен билгеләде. Министрлык башлыгы Валерий Фальков имзалаган боерык министрлык сайтында бастырылган. Укырга керергә теләүчеләр барлык кирәкле документларын теркәп, гаризаларын онлайн   тапшыра ала.


Фикер өстәү