Рөстәм Миңнеханов журналистлардан волонтерлар һәм хәйриячеләр турында сөйләүләрен сорады

Журналистларга коронавирус инфекциясен кисәтүгә ярдәм итүче хәйриячеләр, шулай ук өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китереп бирүче волонтерлар турында күбрәк сөйләргә кирәк. Татарстан Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда шулай дип белдерде. “Бүген бик күп уңай үрнәкләр китерергә була, медицина өлкәсенә, муниципалитетларга ярдәм итеп килүче компанияләр бар. Бик күп волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә ярдәм кулы суза – аларга азык-төлек китереп бирә. Шушы гап-гади егет-кызлар турында күбрәк сөйләргә кирәк. Үзизоляция чорында нәрсәләр белән шөгыльләнергә мөмкин булуын да күрсәтү зарур. Бүген боларның барысына да ихтыяҗ зур”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү