Фаҗига 20 апрель кичендә Коломнада булган. 57 яшьлек Олег Степанович (барлык исемнәр дә үзгәртелгән) көндез урамда очраклы рәвештә үзенең күптәнге танышы – 44 яшьлек Иринаны очрата. Ул ханымга һәм аның дусты Денисны «кич уздырырга» чакыра. Компания берничә сәгать эчә һәм аралаша.
Денис беразга урамга чыгып тора, ә әйләнеп кайткач, идәндә ятучы дустын күрә. Хатын-кызның күкрәгендә кан таплары була. Кунакчыл хуҗа үзе җинаять урыныннан кача. Денис «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырта. Хокук сакчыларына пенсионерны эзләп табу кыенлык тудырмый, ул яшеренергә дә уйламаган була — өенә кайтып китә. Олег Степанович үз гаебен таныган. Ул полиция хезмәткәрләренә Ирина белән күптәннән исәп-хисап ясарга теләве турында сөйләгән.
2008 елда ир җирле ханымны көчләгән һәм үтергән була, моның өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ирина бу җинаять эше буенча шаһит булган. Пенсионер төрмәдә утыруын, аның күрсәтмәләре аркасында, , дип саный һәм хатын-кыздан үч алырга тели. Иринаның туганнары ир-атның төрмәдә вакытта аңа янаулар белән хатлар язуын раслаган. Әмма азат ителгәч, очрашулар эзләмәгән дә, янамаган да. Баксаң җинаятьче озак еллар буе үч алуның җаен гына эзләп йөргән.