Җиңел, файдалы, туклыклы: ураза вакытында куллану өчен РЕЦЕПТЛАР

Ураза аенда без пешергән ризыкларыбызга аерым таләпләр куябыз: ул туклыклы да булсын, җиңелчә генә әзерләнсен дә.  Мондый шартларны күздә тотканда, мөгаен, һич кенә дә боткасыз булмас. Ул – әкиятләрдә иң күп телгә алына торган азыкларның берсе. Димәк, халык аны элек-электән яраткан. Гаилә өчен генә түгел, хәтта кунакларга да әзерләгәннәр.

Ботка пешергәндә су белән сөтне бермә-бер алалар яисә сөткә генә пешерәләр. Боткалар төрле: сыек, уртача куелыкта һәм таралып пешкән булырга мөмкин.  Гарнир өчен пешергән боткалар таралып торырга тиеш. Шунысы да бар: солы, борай, бодай, тары ярмаларын башта суда пешереп алалар, аннары, артык суын түгеп, сөт өстиләр. Шулай эшләгәндә, ботка таралып тора, чиста була.

Сыек солы боткасы. Аны гадәттә балалар өчен пешерәләр. Солы ярмасын кайнап торган суга салып, аз гына бүрттергәч, кайнаган сөт, тоз, шикәр комы салып болгаталар. Ул куера башлый, аннары өстен томалап, пешереп җиткерәләр.

100 г ярмага: 100 г су, 250-270 г сөт. 30 г шикәр комы, тоз – кирәгенчә.

Уртача куелыктагы тары боткасы. Юган ярманы кайнап торган суда тиз генә бүрттереп алалар. Артык суын түккәч, кайнаган сөт, шикәр комы, тоз өстәп пешерәләр. Пешеп җитәрәк, өстен каплап өлгертәләр.

100 г ярма, 100 г су, 220 г сөт, 20 г шикәр комы, тоз – кирәгенчә.

Таралып торган карабодай боткасы.Карабодай ярмасын гадәттә юмыйлар. Әмма аның чиста булмавы бар. Шуңа күрә юган очракта аны калайга яки табага җәеп, кызу духовкада көйдермичә генә кыздырып алалар. Аерым савытта тозлы су кайнатып, кыздырган ярманы салып җибәрәләр дә, болгата-болгата пешерәләр. Өстенә чыккан чүбен җыя баралар. Болгатканда сыек май да салырга мөмкин. Ботка куера башлагач, әйбәтләп каплыйлар да таралганчы пешерәләр.

Ботка куера башлагач, әйбәтләп каплыйлар да таралганчы пешерәләр.  Аны май, кайнаган сөт, катык белән ашарга да мөмкин.

Ботка өчен: 100 г ярма, 150 г су, тоз – кирәгенчә.

Таралып торган дөге боткасы. Чистартып юган  дөгене тозлы суда пешереп иләк аша сөзәләр һәм, кайнар су белән юып, савытка салалар, эреткән май кушып болгаталар һәмтаратып куялар. Ул гарнир өчен дә, бәлеш, сумса эченә дә әйбәт. Сөзгәндә салкын су белән юарга ярамый, чөнки ул тәмсезләнеп, саргаеп китә.

Дөге бүдәнәсе. Шикәр комы, май, йомырка, он, тоз салып, чүпрәсез татлы камыр басалар. Аны 1 см калынлыгында җәеп, майлы салкын табага салалар  һәм читенә кадәр күтәреп куялар да  әзер эчлек салалар.

Эчлек әзерләү. Пешкән йомырканың агын сарысыннан аерып, таралып торган дөгегә кушалар. Бераз тоз, шикәр комы яки орлыгы алынган йөзем, эреткән май белән яхшылап болгаталар. Бер үк вакытта йомырканың агын болгата-болгата күпертәләр һәм алда әйтелгән азыкларга кушалар. Бүдәнә эчлеген табадагы камыр өстенә ике бармак калынлыгында тигез итеп җәяләр. Өстенә йомырка сарысы сөртеп, артык кызу булмаган духовкада 35-40 минут пешереп алалар. Шакмаклап яки кыек шакмаклап кискәч, табынга варенье белән бирәләр.

1 табага: 600-800 г пешкән дөге, 500-600 г әзер камыр, 100-150 г шикәр комы яки йөзем, 100-150 г май, 3-5 йомырка, тоз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү