Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов татарстанлыларны үзизоляция режимын катгый үтәргә чакырды

Лаеш шәһәрендә яшәүче, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов татарстанлыларга видео аша мөрәҗәгать итте һәм үзизоляция режимын катгый үтәргә чакырды.
Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кириллович Кузнецов хәзер чараларда видео-конференц-элемтә режимында катнаша һәм якын кешеләре белән аралаша ала.


Кичә Лаеш районында урнашкан иң эре компанияләрнең берсе Бөек Ватан сугышы ветеранына компьютер бүләк иткән.
Герой үзе үзизоляция режимын катгый үти. Аңа кирәкле даруларны һәм азык-төлекне волонтерлар китерә, дип хәбәр итә  Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү