Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты туроператорларның «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерү урыннары буенча туристик маршрут булдыру идеясен хуплады.
⠀
Исегезгә төшерәбез, фильмадагы берничә күренеш республиканың иң матур урыннарында төшерелгән иде. Мәсәлән, Лаеш районында съемкалар уздыру өчен махсус Семрук Бистәсе төзелде, ә туган авыл сәхнәләре „Татар авылы“ ачык һавадагы этнография музеенда төшерелде. Шулай ук төшерүгә Казанның тарихи үзәге җәлеп ителде.
⠀
Дәүләт комитетында маршрут Татарстанга килүчеләрнең барысына да кызыклы булыр, дип ышаныч белдерделәр.