«Кытай кайда да, мин кайда, дип йөрдем. Ул вирус теләсә кемне аяктан ега ала икән… »

Таҗвирус районнарга, авылларга да килеп җитте. Биектау районын­да гына да 17 очрак теркәлгән. Авыруларның 11е өйдә дәвалана, 2се хастаханәдә ята, дүрт кеше терелгән.

Районда беренче пациент 30 мартта теркәлә. Ул – Биектау үзәк хастаханәсе табибы. Аны вакытында тикшеренмәүдә гаепләп чыгучылар да булды.

– Бу чир белән авырмаган кеше генә башкага гаеп тага ала, – ди Биектау районының бер авылында яшәүче Гөлсинә исемле ханым. – Үз башыңа төшкәч, хәлгә керәсең. Мин дә гомердә дә авырмам шикелле иде. Кытай кайда да, мин кайда, дип йөрдем. Ул вирус теләсә кемне аяктан ега ала икән…

Гөлсинә апа кисәк авырый башлый. Эштән хәлсезләнеп кайтып керә, температурасы күтәрелә. Табибка баргач, ОРЗдан дәваланырга дару язалар. Тик температурасы төшми, аппетиты бетә, тәм сизми… Һәм ул Казандагы Йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә эләгә. Анда башка диаг­ноз куялар: коронавирус, пневмония… Икенче көнне дәваланырга Казандагы 7 нче хастаханәгә озаталар.

– Баштарак, тын алырга да кыен иде. Температура бер атнадан гына төште. Система астында яттым, дару бирделәр. Белгечләрнең байтагы – яшь егетләр, яшь кызлар, шулкадәр ярдәм итәргә тырышалар. Җыештыручылар, ашатучылар янда йөреп тора. Болар да – кемнеңдер баласы бит инде. Кеше аркасында авырып китмәсәләр ярар иде, дип борчылып яттым, – ди Гөлсинә апа. Аны, анализлары әйбәтләнгәч, 15 көннән өенә чыгарганнар. Шөкер, якыннары берсе дә авырмаган, шулай да ике атна карантинда утырганнар. Гөлсинә апа хәзер ике атна өендә тернәкләнү уза. Уразага кергән, чирне Аллаһы Тәгаләнең сынавы дип кабул иткән.

Без исә, фотограф белән, Биектау үзәк хастаханәсенең сырхауханәсе ишек төбеннән эчкә үтәбез. Температураны тикшерделәр, кулга антисептик сиптерделәр. Сырхауханәдә кеше бик аз. Мондый көндә юньле кеше этен дә өеннән чыгармый, дигән мәкаль начар һава торышына гына түгел, бүгенге шомлы вазгыятькә дә кагыладыр кебек. Бик күпләр өндә утырырга тырыша. Тик кемнеңдер дәвалау оешмасына бармыйча да чарасы юк. Розалия апа 27 февральдә сул кулын сындырган. Кайда диген әле, Казандагы бер сырхауханәгә тикшеренергә барганда, урамда егылган. «Юллар бик тайгак иде», – ди ул. Бүген кулындагы  гипсны алдырып чыккан. Дәвалау оешмасына туганы алып килгән. «Беркем белән дә аралашмаска кушсалар да, туганга ничек ярдәм итмисең инде. Апаны табибларга гел мин йөртәм», – ди Нурания ханым.

64 яшьлек Зөмәрә апаның бөерләре авырта. УЗИ үтәргә чиратта тора. «Соңгы арада өйдән чыккан юк иде. Куркыта… Тикшеренергә кирәк булгач, битлек тегеп кидем», – ди ул. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, сырхауханә белгечләре халык белән күбрәк телефон-интернет аша аралаша. Ләкин кешегә урыннан торып кына киңәш биреп бетерү мөмкин түгел. «Табиб күрсәтмәсе белән ФГДС, УЗИ, рентген тикшеренүләре үтәргә килүчеләр бар. Инвалидлык алырга яки группаны алмаштырырга кирәк икән, шулай ук тикшеренмичә, комиссия үтмичә булмый», – ди Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Фасил Вәлиев.

Өйдә карантинда утыручы кешеләр янына мобиль бригада белгечләре йөри. Район күләмендә ун бригада оешкан. Һәр бригада берәр табиб һәм шәфкать туташыннан тора. Бу көнне табиб-оториноларинголог Азат Гыйләҗев һәм шәфкать туташы Гөлия Хәйретдинова сменасы иде. Алар баштанаяк махсус костюм киде. Барысы да – бер тапкыр гына кулланыла торган киемнәр. Йөреп кайткач, душ кереп, киемнәрне алмаштыралар икән. «Бер гаиләдән карантинда икешәр, дүртәр, җидешәр кеше утыручылар да бар», – ди Азат Гыйләҗев.

Мобиль бригада табиблары авыручылар белән контактта булганнарны да тикшерә. Борыннан һәм тамактан мазок алалар. Табиб-инфекционист Елена Татаринова әйтүенчә, табиб белән шәфкать туташы бер көндә берничә кешенең өенә бара, киләселәрен алдан шалтыратып әйтәләр. «Бүгенге смена 9 кешене караячак. Ике көн элек 19 кешедән анализ алдылар, 23әр  кеше дә була», – ди белгеч. Мазок анализын тикшертергә Казандагы лабораторияләргә җибәрәләр. Ул ике көннән әзер була. Коронавирус яки пневмониядер дигән шик туганда, сырхауны Казандагы Йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә озаталар.

– Байтак кеше көчле ютәлләп, тыны бетеп, югары температура белән килә, – ди Елена Татаринова. – Алар белән аралашкан кешеләрне тикшергәндә, симптомсыз авырулар да барлыгы беленә. Һәр очрактан соң, аралашкан кешеләр исемлеген туплыйбыз, барысы да карантинга ябыла. Роспотребнадзор хезмәткәрләре өйдә утырырга кирәклеген искәртә. Ул хезмәткәрләр һәм полиция тәртип боз­мыйлармы икәнен тикшереп тора. Без, табибларның исә –  үз бурычы.

Районда бу җәһәттән эшне яхшы оештырганнар. Хасталарны, карантинда булучыларны карыйлар, анализ алалар, дәвалыйлар, Казанга җибәрәләр… Коронавирустан савыккан кешеләрнең плазмасын алуны оештырырга исемлек төзиләр. Плазма таҗвирусның  көчле формасы белән авыручыларны дәвалаганда файдаланылачак. Фасил Вәлиевнең: «Медперсоналның эше, җаваплылыгы бермә-бер күбәйде. Өстәмә түләү аерым белгечләргә генә түгел, барлык хезмәткәрләргә дә каралсын иде!» – дип әйтүе урынлы. Аларга чир ияртү куркынычыннан ничек сакланырга?

– Үзегез дә беләсез, аңа каршы вакцина юк. Гигиена таләпләрен үтәргә: махсус киемнән йөрергә, чисталык сакларга инде, – ди табиб-эпидемиолог Айрат Сираҗиев. – Кеше үзизоляция вакытында күбрәк өйдә утырса, йогышлы авыру таралу куркынычы азаячак. Кунакка йөрмәскә, өеңә кеше җыймаска. Бүтән саклану чарасы уйлап табылмаган…

Башка төбәкләрдә, өйгә килгән табиблардан шикләнеп, аларны бусагадан уздырмаучылар да юк түгел. «Мобиль бригада төркемендә дә эшлим. Безне карантинда утыручылар зур кунак кабул иткән кебек каршы ала. Әйдә, чәй эчеп китегез әле, диючеләр дә бар, – ди Фасил Вәлиев. – Безнең кадер артты…»

Фәния Арсланова


Фикер өстәү