Татарстанда нефть продуктлары төялгән теплоход сайлыкка утырган

Татарстанда Кама елгасында нефть продуктлары төягән теплоход сайлыкка утырган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген Казан су юллары һәм суднолар йөреше кизү диспетчерыннан алдагы көнне республиканың Алексеевск районында Сакон торак пункты янында «Волгонефть «ВН-249» теплоходының сайлыкка утыруы турында хәбәр килде.

3736 тонна газойль һәм 17,5 тонна ягулык ташыган судно Агыйдел шәһәреннән Ростов-Донга бара торган булган. Корабта экипажның 14 әгъзасы бар, пассажирлар юк.

Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, нефть продуктлары акмаган. Сайлыктан судноны хуҗасы теплоход-толкач ярдәмендә чыгарачак.

Татарстан транспорт прокуратурасы теплоходны карап чыкканнан соң тикшерү башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча гаепле затларны законда каралган җаваплылыкка тартуга һәм алга таба мондый фаҗигаләргә юл куймауга юнәлдерелгән тулы чаралар комплексы кабул ителәчәк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.


Фикер өстәү