Терлекләр коронавирус белән авырыймы?

Эпидемия шартларында ветеринария хезмәткәрләре ничек эшли? Терлекләр COVID-19 белән авырый аламы? Республикада терлекләрне идентификацияләү кайчан башланачак? Һәм ул ничек башкарылачак? Әлеге сорауларга видеоэлемтә аша Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җавап бирде.

Авыл хуҗалыгына бәйле башка бик күп һөнәр кешеләре кебек үк мал табибларының да эше туктап торганы юк. Бу көннәрдә алар эпизоотик чаралар уздыра. Лейкоз, бруцеллез, туберкулез авырулары булу-булмауны тикшерәләр. Себер түләмәсе, нодуляр дерматит һәм котыру авыруларына каршы вакциналар ясыйлар. Язын башкарыла торган эшләрнең 75 проценты төгәлләнгән инде. Шәхси хуҗалыкларда – апрель ахырына кадәр, эре хуҗалыкларда май азагына кадәр тулысынча тәмамларга планлаштыралар.

Шулай да илдәге вазгыять монда да үз төзәтмәләрен керткән. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринарларның 20 проценты дистанцион эшли. Болар – бухгалтерлар, “Меркурий” системасы буенча бергә җибәрелә торган документлар язып бирүчеләр.

– Калганнар, барлык саклану чараларын күреп, эшләрен дәвам иттерә. Без үз хезмәткәрләребезне сакларга тиешбез. Эшнең күп чагы. Вируслар белән эшләү ветеринария тармагына таныш. Республикада дуңгызларда Африка чумасы, кош гриппы кебек авырулар ачыклангач, шундый ук шартларда эшләргә туры килде, – ди баш ветеринар.

Ветеринарлар махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Республикада дезинфекцияләү өчен барлык техника бар. Үз эшләреннән тыш, мал табиблары кибет, офис, төрле биналарны дезинфекцияләүдә дә катнаша. Әлеге вакытта бер генә мал табибы да коронавирус белән авырмый. Шулай ук баш ветеринар дөньяда терлекләрнең COVID-19 белән авыру очраклары теркәлмәвен җиткерде. Һәм алар авыру йөртүче була алмый.

Шулай ук эт һәм песиләр дә коронавирус белән авырмый, ләкин авыруны таратучылар булырга мөмкин. Шуңа күрә урамнан кергәч, гадәти саклану чараларын күрергә кирәк. Казанның баш мал табибы Тимур Галиев әйтүенчә, хуҗасы коронавирус белән авырып киткән очракта, авыру билгеләре сизелмәгәндә, эт һәм песине дә өйдән чыгармаска кирәк. Әгәр инде хәле авыр булып, калдырыр кешесе булмаса, йорт хайванын зоокунакханәгә тапшырып торырга мөмкин. Бу хезмәт түләүле. Әлегә бу хезмәттән файдаланучылар булмаган.

Алмаз Хисаметдинов әйтүе буенча, бүген республика терлекләр арасында очрый торган йогышлы авырулар буенча имин булып санала. Ә менә терлекләрнең 11 проценты лейкоз белән авырый.

– Проблема бар, әлбәттә. Татарстан – терлекчелек белән шөгыльләнүче төбәк. Авырудан тиз һәм берьюлы котылу мөмкин түгел. Шуңа күрә без әлеге мәсьәлә белән этаплап шөгыльләнәбез. Елына ике тапкыр терлекләрне тикшерәбез. Авыру малларны сәламәтләреннән аерып куябыз. Нәтиҗәдә, соңгы биш елда без авырган малларның санын ике тапкыр киметә алдык. Ул елларда әлеге күрсәткечләр 24 процентка кадәр җитә иде, – ди ул.

Еллык коллегия вакытында быел терлекләрне идентификацияләү буенча яңа закон эшләнәчәге билгеле булган иде. Алмаз Хисаметдинов әлеге мәсьәләгә дә тукталды. Аның сүзләренчә, бу ветеринарлар өчен зур эш булачак.  Бүген закон проекты Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнелеп, хөкүмәткә тапшырылган. Быелның икенче яртыеллыгында законга кул куелыр дип көтелә.

– 2024 елга кадәр барлык терлекләр дә идентификацияләнәчәк. Алдан ук ачыклык кертеп узам: малларга татуировка ясалмаячак, чипланмаячак. Закон проектында бу каралмаган. Ул юылмый һәм бетми торган тамгалар сыйфатында булачак, –  дип аңлатты ул.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү