Рөстәм Миңнеханов ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булды һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Рөстәм Миңнеханов Казанның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булды.

Президент ашыгыч ярдәм машиналарының COVID-19 симптомнары белән авыручыларны йөртү өчен ничек җиһазландырылуын карады. Шулай ук аңа хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү һәм  һәр чакырудан соң ашыгыч ярдәм машиналарын эшкәртү турында да сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин тарафыннан медицина персоналына өстәмә түләүләр, төбәкләрне яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре белән тәэмин итү буенча гамәлгә куелган гаять зур ярдәм чараларының әһәмиятлелегенә басым ясады. Татарстанга  С класслы 29 машина кайтуы көтелә.

 

Диспетчерларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Сез иң алдынгы медицина ярдәме күрсәтүчеләр. Хәзер медицина хезмәткәрләренә бик авырга  туры килә. Үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, сез кешеләр тормышы өчен кыю көрәшәсез.
Моның өчен рәхмәт сезгә!» — диде Президент.

Республикада ашыгыч ярдәм хезмәтендә  бүген 3 меңнән артык кеше эшли.


Фикер өстәү