Төркиядән Казанга кайткан ватандашыбыз карантинлы тормыш турында сөйләде

Казанга узган атнада бер-бер артлы Таиланд, Төркия һәм Һиндстаннан самолетлар кайтты. Пассажирларны респуб­ликадагы төрле шифаханәләргә урнаштырдылар. Чит илдән кайтучылар – 14 көнлек карантинда. Вакытлыча Яшел Үзәннең «Васильевский» шифаханәсендә яшәүче ватандашыбыз белән бездә элемтәгә кердек.

30 яшьлек Екатерина − Казаннан. Үзеәйтүенчә, инде күптәннән ике илдә яши. Төркиянең Анталья шәһәренә бер атнага кызы янына һәм эшләре буенча киткән ул. Барысыдашулайкисәккенәүзгәрер, чикләрябылырдипһичуйламаган, «Мәскәү – Истанбул» рейсыбулсадакалырдигәнөметебулган.

:: Катя, Казанга кайту ничек оештырылды?

− Дәүләт хезмәтләре порталында эвакуациягә дип гариза тутырырга мөмкин иде. Мин дә апрельнең беренче атнасында гариза яздым. Рейс булса, хәбәр итәрбез, диделәр. Әмма язучы, шалтыратучы булмады. Эвакуацияләнә торган рейска алдан язылу баруын социаль челтәрдә очраклы рәвештә белдем. Дәүләт порталына кереп, алдан броньга язылдым. Кире кайту өчен кулда билет булса, очыш бушлай, булмаса – 200 евро түлисе иде. Аэропортка 11дә килергә, көндезге 2дә очып китәбез, дигән хәбәр алдым. Анкета тутырдык, кемнең кайда изоляцияләнәчәген күрсәттек. Бу вакытта әле без шифаханәләргә урнашасыбызны белми дә идек. Хәер, Таиландтан кайтучыларның «Ливадия»дә яшәгәннәрен ишеттек. Казанга килеп төшүгә, безне махсус киемнән кешеләр каршы алды. «Васильевский»­га урнашуыбызны шунда белдек. Багажны инде алып киткәннәр иде. Әле өч көн буе багажны бирмәячәкләр, дигән сүзләр дә йөрде. Тик алай булып чыкмады: әйберләребез бездән дә алда шифаханәгә килеп җиткән иде. Автобуста шифаханәгә барганда да безне озата килделәр. Без монда 14 көн булачакбыз. Күп калмады инде – 4 май тиздән җитә! Иң мөһиме – өйгә кайтасым килде һәм кайттым.

:: Бүлмәдә үзегез генә яшисезме?

− Юк, икешәр кеше торабыз. Коридорга чыгарга ярамый. Балконга чыксаң гына. Күршеләр белән шулай аралашабыз да. Бүлмәне җыештырып, дезинфекцияләп торалар. Телевизор эшләми, интернетта утырабыз. Без килгәнче бүлмәдәге картиналарны, пәрдәләрне алганнар. Бункерда кебек без (көлә)! Әмма бүлмәбез бик җылы, кайнар су да бар, шунысы куандыра. Кешеләр бераз шаулашып алды, күпләрнең өйгә кайтасы килә. Кемнәрнедер хәтта штрафлар да куркытмый. Балалар да бар.

:: Ашау-эчү ничек оештырылган?

− Өч тапкыр ашату каралган. Миңа: «Шифаханә ризыгы белән тиз арада ябыгырсың», – дип язалар. Камыр ризык­лары, ипи күп, ябыгып булмас шул. Кичке ашны артык мактый алмыйм. Монысы инде минем ризыкка карата көйсезрәк булуыма бәйледер. Беренче көнне диңгез кәбес­тәсе белән салат, ботка белән кәтлит ашаттылар. Чәй дә, су да бирәләр, барысын да бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабада алып киләләр. Иртәнге ашка дөге, тавык ите, май, ипи ашадык. Җиләк-җимеш, яшелчәләр дә бар.

:: Коронавируска анализ алдылармы?

− Ике медицина хезмәткәре килеп, анализ алып китте. Бик авырттырмый икән ул. Алайса күпләр шуннан курка. Ул анализны ниндидер сыеклыкка урнаштыралар. Миңа күпләр: «Авырыйсыңмы әллә, ник шифаханәдә син?» – дип язалар. Тынычландырам: мин авырмыйм, бары тик чит илдән кайттым, хәзер карантин шартын үтим. Без үткән тестларның беренче нәтиҗәсе авыруның юклыгын күрсәтте.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү