Сак бул,  ут капмасын: май бәйрәмнәрендә нәрсә ярый һәм ярамый?

Иртәгә 1 май бәйрәме. Гадәттә аны башка елларда халык табигатьтә уздыра иде. Быел коронавируска бәйле вазгыять аркасында мондый мөмкинлек бирелми. Әмма кешеләргә бакчасына барып ял итү тыелмый. Иң мөһиме – тиешле смс рөхсәтеңне алсаң, шул җитә.  Иркенгә чыктык дигәч тә, без янгын хакында да онытмаска тиеш. Исегезгә төшерәбез, республикада 17 апрельдән янгынга каршы режим кертелде.

Татарстанның Гадәттән тыш министрлыгы вәкилләре аңлатканча, учак ягып ризык пешерергә ярый. Әмма ул йорт янәшәсеннән 5 метр ераклыкта булырга тиеш. Мангалның ачык булмавы,  пешерә торган урын чүп-чаралардан, коры үләннән ардырырылган булуы мөһим.

– Быел урманга кереп, учак ягып йөрүче булмас, – ди  Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев. – Узган ел да урманга кеше аз килде. Быел җитмәсә, үзизоляция вактына да туры килде бит әле. Вирус урманны ял иттерә. Аннан соң, кешеләрнең үзаңы да үзгәргәндер дип уйлыйм мин. Былтыр да шундый фикергә килгән идем. Хәзер кешеләр табигатькә сак карый башлады.Шунысы сөендерә. Элеккеге кебек тәртипсезләнеп, шашлык пешереп, ул урынны пычратып китүчеләр юк инде хәзер. Безнең хезмәтне аңлаган халыкка рәхмәт!

Урманга кеше килмәс дисәләр дә, бәйрәм көннәрендә кизү торучылар бар икән. Урманчылар бәйрәмдә ял итми, агач утырта икән.

Бәйрәмгә авылга кайтучылар да булачак.Ватсаптагы җырчыларның бер төркемендә бүген иртәдән үк смс рөхсәт алу тәртибен бер-берсенә аңлата башлаганнар иде. Кемнәрдер иртә таңннан Теләчегә, Сарманга юл тотты инде. Хәтта күрше Башкортостанга җыенучылар да бар.

Районнар кунак каршы алырга әзерме?

– Кайтмагыз дип әйтеп булмый бит инде, – ди Балтач районының Сосна авылы җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов. – Бер-берләренә кунакка йөреп, авырып китүчеләр дә булыр дип куркып торабыз. Вирус тарала күрмәсен дип телибез инде. Әмма янгын куркынычсызлыгы да бар бит әле. Бәйрәмнәрдә, кеше шашлык пешермичә калмый. Күңелсез хәлләр булмасын өчен, алдан ук халыкны кисәтеп куйдык. Шәһәрдән кеше кайта икән, үз территориясеннән чыкмаска тиеш. Һәм бәйрәм итүләр дә кунакка йөрү белән тәмамаланмасын иде. Тели икән, үз йорты янәшәсендә ял итсен. Ватсапта авыл төркеме бар. Шунда бик күп тапкыр кисәтү ясап язып җибәрдек. Бу көннәрдә районнарда һәм авылларда рейдлар булачак. Шуңа халык тәртип бозмас, ут якмас, урманга йөрмәс дип ышанып торабыз.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим чорында кагыйдәләрне бозган очракта штраф күләме:

Гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә –  30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү