Рөстәм Миңнеханов: Чикләү чаралары Covid-19 таралуны контрольдә тоту мөмкинлеге бирә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов чикләү чаралары вакытында кертелмәсә, коронавирус белән хәл күпкә начаррак булган булыр иде дип саный. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген саклану чараларын җитештерү буенча зур эш алып барыла. Безнең яшәү рәвеше үзгәрә. Кешеләр кулларны ешрак юа, социаль дистанцияне үти, дезинфекция ясый башладылар. Бу — бик зур системалы эш. Әмма безгә тынычланырга ярамый әле. Ачыкланган коронавирус очракларының яртысы симптомнарсыз уза. Без әлегә проблеманың бөтен тирәнлеген белмибез. Шуңа күрә чикләү чаралары гына безгә вазгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә», — диде ул.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада коронавирусның 960 очрагы теркәлгән. Авырулар санының югары дәрәҗәсе 9 муниципаль районда билгеләнә. Алар: Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Питрәч, Балтач, Биектау һәм Саба районнарында. Бер атна эчендә тагын 4 районда авыру очраклары барлыкка килгән. Бүгенге көндә республиканың 10 районы гына авырудан азат.

Бер атна эчендә «Васильево» шифаханәсендә 210 кеше урнаштырылган. Алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиланд, Индонезия, Грузиядән Самара һәм Уфа аэропортларына кайтып төшкән кешеләр. Тест нәтиҗәләре барысының да тискәре. Бүгенге көндә обсерваторда 194 кеше бар, шуларның 158е — республика халкы. Апрель ахырында 107 кеше «Ливадия» шифаханәсеннән чыгарылды, алар барысы да сәламәт.

«Без Казахстан һәм Германиядән тагын 2 рейс кабул итәргә әзерләнәбез. Якынча 170 кеше. Иртәгә Уфадан безнең Таиландтан кайткан кешеләрне алып кайтырга планлаштырабыз», — диде Патяшина.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, коронавирус белән 312 кеше хастаханәдә дәвалана, аларның өчесе бик авыр хәлдә. 465 пациент амбулатор дәвалануда. 115 кеше сәламәтләнде. 2 үлем очрагы бар. 2 майга Татарстанда 2577 койка җәелдерелгән, шул исәптән 902 койка кислород бирү һәм үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратлары белән тәэмин ителгән.


Фикер өстәү