Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры апрель аенда барлыгы 260 мең сумга 4200 билет саткан. 31 билет алган иң актив тамашачы — Фәнил Гафиатуллин. Ә бер билет өчен 3000 сум түләгән иң юмарт тамашачы — Айрат Бәширов. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Без Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Карантин беткәннән соң Сезне, һичшиксез, бүләкләячәкбез. Без яңа проектыбыз — спектакльләр видеоязмасы трансляцияләрен үстерүдә үзләреннән өлеш керткән һәр тамашачыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең өчен бу бик мөһим», — дип мөрәҗәгать итә театр.
Онлайн спектакльләрне республикабыздан читтә яшәүчеләр дә яратып карый. Трансляциягә билетларны чит илләрдән — Финляндия, АКШ, Франция һәм Германиядә яшәүче тамашачыларыбыз, ә Россия буенча Мәскәү, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәсе, һәм Башкортостан Республикасында яшәүчеләр алган, диелә хәбәрдә.