Винера Ганиева һәм аның шәкерте онлайн-концерт бирәчәк

 6 май көнне, ифтардан соң, сәгать кичке сигездә Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, профессор Винера Ганиева һәм аның шәкерте, «Үзгәреш җиле» проекты солисты, «Болгар» премиясе лауреаты, «Татар моңы», Рәшит Ваһапов, Әлфия Авзалова конкурслары лауреаты Илнар Миранов туры эфирда чыгыш ясаячак. Бу хакта Бөтендөнья конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Онлайн-трансляция Казан кооператив институтының актлар залыннан алып барылачак.


Фикер өстәү