Табиблар үзизоляциядә иң начар гадәтләрне атады

Үзизоляцияләдә кешеләрнең иң начар гадәтләре — артык күп ашау һәм спиртлы эчемлекләр куллану. Бу турыда табиб-диетолог Александр Кириленко сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, россиялеләрнең иң зур хатасы төнлә начар хәбәрләр тыңлап, күп итеп ашау. Шул ук вакытта кешеләр нинди дә булса пилмән яки казылык гына ашамый, ә пиццага һәм төрле фастфудка заказ бирәләр, тәм-томнар белән кофе эчәләр.

«Мондый яшәү рәвеше симерүгә китерә, шикәр чире, йөрәк авырулары барлыкка килергә мөмкин, — дип кисәтте табиб. — Гормональ фон начарлана, атеросклероз куркынычы арта».

Аның сүзләренчә, артык ашау белән бергә спиртлы эчемлекләр куллануны да аерып күрсәтергә була.

Табиб-иммунолог Анатолий Устющев үзизоляциядә өченче начар гадәтне аз хәрәкәтләнүне әйтте.

«Үзизоляциядә фатирда йөреп, ниндидер күнегүләр ясарга, гәүдәне язарга кирәк. Ә күпчелек нәрсә эшли? Төрле фильмнар, уеннар һәм башка күңел ачу программалары карауларын дәвам итә», — дип сөйләде Анатолий Устющев.

Физик күнегүләр булмау инфаркт, инсульт һәм онкология авырулары китереп чыгару куркынычы арта, дип искәртте табиб. Шулай ук үзизоляциядә кешеләрне тәмәке тармаска өнди, бу инфекциянең үпкәгә керүен җиңеләйтә.

Үз-үзеңне изоляцияләү куркынычсыз үтсен өчен, табиблар көненә ким дигәндә сигез сәгать йокларга, дөрес тукланырга, физик күнегүләр ясарга, шулай ук файдалы шөгыль табарга киңәш итә.


Фикер өстәү