Буыннар сызлаганда үги ана яфрагы белән әрекмәнне искә алырга кирәк

Буыннары авырткан кешеләргә борчыган урынга яз көне төнгә – үги ана, җәен – әрекмән, кышын кәбестә яфраклары бәйләп ятарга киңәш ителә. Болай эшләгәндә авырту сизелерлек кими.

Эвкалипт мае, кандала үләне, сары мәтрүшкә чәчәкләре белән ясалган компресслар да авыртуны киметергә, ялкынсынуны акрынайтырга ярдәм итә. Алардан мазь ясау өчен киптереп, порошокка әйләндерергә, 2 аш кашыгы күләмендә алып, шуңа 50 г вазелин салырга кирәк. Әлеге мазь ярдәмендә авырткан урыннарны ышкырга киңәш ителә. Аны караңгы һәм салкынча урында сакларга кирәк.

Фото: pixabay.ru


Фикер өстәү